Кырымда экстремизмда гаепләнгән Элина Мамедова эше туктатылды

Элина Мамедова

Җинаять эше 282нче маддәнең йомшартылуы сәбәпле туктатылды.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда мәхкәмә "Вконтакте"да репост өчен экстремизмда гаепләнгән Элина Мамедова эшен туктатты. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау төркеме адвокаты Алексей Ладин хәбәр итте.

Юрист сүзләренчә, эш Җинаять кодексының 282нче маддәсе йомшартылу сәбәпле туктатылган. Ладин Мамедованың террорчылар һәм экстремистлар исемлегеннән алуны сорап та мөрәҗәгать иткән.

Мамедованы 2014-2015 еллларда социаль челтәрдә милләткә бәйле нәфрәт яки дошманлык уятучы язмалар урнаштыруда гаепләделәр.

Былтыр декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту канунын имзалады.

Яңа канунга ярашлы, нәфрәт яки дошманлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак. Бер ел эчендә бу икенче тапкыр кабатланса, җинаять эше ачылачак.​

Канун 9 гыйнварда гамәлгә керде. Моннан соң Русиядә берничә җинаять эше туктатылды. Кырымда экстремизм эшләрен туктату сүлпән бара иде.