Очкычны Әфганстанга боруны таләп иткән юлчы Ханты-Мансида тоткарланды

Сургуттан чыккан очкыч кире борыла

Экипажга янаган 41 яшьлек юлчы тоткарланган, ул исерек булган дип хәбәр ителә.

Сургуттан Мәскәүгә барган очкыч кире борылып, Ханты-Манси шәһәренә төште. Очкыч һавага күтәрелгәч, 41 яшьлек юлчы экипажга янап, Әфганстанга очуны таләп иткән дип язды "Интерфакс".

Очышны "Аэрофлот" һава ширкәте башкарган.

Ир-ат тоткарланган, аның коралы булмаган диелә. РИА Новости чыганаклары юлчы исерек булган дип белдерә.

ТАСС очкычта "хулиганлык кылу" теркәлгән дип язды.

Һава аланы янында күпсанлы полиция кизү тора, бөтен машиналар тикшерелә. Журналистларны һәм башка юлчыларны һава аланы бинасына кертмиләр.

"Россия 24" телеканалы хәбәр итүенчә, очкычта 75 кеше, шул исәптән биш бала һәм экипажның алты әгъзасы булган.