Илдар Гыйлметдинов Татарстан яшьләр эшләре министрлыгын һәм Дөнья татар конгрессын тәнкыйтьләде

Илдар Гыйлметдинов (архив фотосы)

Яшьләр эшләре министрлыгы белән хезмәттәшлек начар диде Гыйлметдинов, ә Дөнья татар конгрессыннан татар милли-мәдәни мохтариятләре булмаган төбәкләрдә филиал ачмауны таләп итте.

15 мартта Татарстан мәдәният министрлыгы бинасында Русия татарлары милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау конференциясе узды. Анда Мохтарият рәисе, Русия думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов Татарстан яшьләр эшләре министрлыгын һәм Дөнья татар конгрессын тәнкыйтьләде.

"Яшьләр эшләре министрлыгы белән безнең хезмәттәшлек начар. Бөтенләй юк дип әйтер идем. Без чаралар уздырабыз, әмма сезнең вәкилләрегез моңа битараф кала, катнашмый. Мин һәрбер чарага Мәскәүдән кайтып җитәм", диде Гыйлметдинов.

Мисал буларак ул "Идел" яшьләр үзәге уздыра торган җәйге аланнар белән бәйле вазгыятьне китерде. Гыйлметдинов сүзләренчә, яшьләр эшләре министрлыгы гаебе белән быел бу аланга планлаштырылган санда балалар җыела алмаячак.

Моннан тыш, Гыйлметдинов җәйге тел аланнарын Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә уздырырга кирәк дип саный һәм мисал буларак Төмән, Новосибирски өлкәләрен китерә.

Мохтарият рәисенең икенче тәнкыйте Дөнья татар конгрессына кагылды. Ул кырыс вертикаль кирәк диде һәм Татар конгрессыннан милли-мәдәни мохтарият булмаган төбәкләрдә филиаллар ачмауны таләп итте. Аның сүзләренчә, моның аркасында "төбәк хакимиятләре белән мөнәсәбәтләрдә проблемнар туа".

Шул ук вакытта Гыйлметдинов федераль үзәккә тел-теш тидермәде. Ул Русия президенты каршындагы Милләтара мәсьәләләр шурасы эшен мактады. "Яңа төзелгән милли сәясәт стратегиясенә безнең бөтен тәкъдимнәр дә керде", диде депутат.

Конференциядә шулай ук Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәдәният министры Ирада Әюпова, мәгариф һәм фән министры Рәфис Борганов, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев та катнашты. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйлметдинов сайланды. Аның урынбасары Татарстан халыкларының дуслык йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов булды.

Гыйлметдинов башкарма комитет җитәкчесе итеп Миләүшә Шәрәпова намзәтен тәкъдим итте, делегатлар аны хуплады.

Бүгенге көндә Русия татарлары милли-мәдәни мохтариятенә 37 төбәк һәм ике җирле милли-мәдәни мохтарият карый. Алар 1996 елда кабул ителгән Русия милли-мәдәни мохтариятләре канунына ярашлы эшли.