Ачылыш тантанасы иртәнге сигездә булуга карамастан, чарага халык күп җыелды. Тукайга һәйкәл куелган "Нур" театры каршындагы мәйдан халык белән шыплап тулы иде, якынча 300гә якын кеше килгән иде. Башкортстан районнарыннан да килүчеләр булды. "Көтелгән вакыйга, күптән кирәк иде", дип сөйләште халык.
Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров катнашты.
Алар Тукайга һәйкәл ачылу ике республика өчен дә бик мөһим һәм зур вакыйга дип сөйләде.
"Хәзер бездә башкорт һәм татар дуслыгының яңа символы барлыкка килде. Тукайның иҗаты Башкортстан белән дә бәйле, ул башкорт легендаларын һәм җырларын яраткан, ә ике бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафуриның дусылыгы ике тугандаш халыкны тагын да ныграк якынайткан. Башкортстанда Тукайны яраталар. Безнең хөкүмәт утырган Республика йорты да Тукай урамында урнашкан. Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!", диде Радий Хәбиров үз чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов Башкортстан җитәкчелегенә һәм һәйкәл ачылуга килгән халыкка рәхмәтен җиткерде.
"Бөек Габдулла Тукай татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен күренекле шәхес. Аның истәлеген мәңгеләштерү һәм бик матур урында - театр каршында һәйкәл кую өчен рәхмәтемне белдерәм", диде Миңнеханов.
Чарада ике шагыйрь дә чыгыш ясады. Башкорт шагыйре Хәсән Назар Тукайга багышланган шигырен укып ишеттерде. Анда шундый юллар бар:
И туган тел, и матур тел, дидең,
Санлыймы тик әллә затың гына?
Яшиме ул дәүләт телмәрендә?
Саклыймы тик әллә закон гына?
Хәтеремдә, Тукай, сине укып,
Авылыма тәүләп сокланганым.
Күреп үстем, Тукай, китабыңның
Корьән белән бергә сакланганын.
Аннан соң Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин сүз алды:
Габдулла Тукай башкорт халкының да милли шагыйре
"Тукайның үзенчә итеп әйткәндә, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Гади әдәби, рухи бәйрәм генә түгел, ә тарихи бәйрәм. Әлббәттә Уфада бөек Тукайга һәйкәл булырга тиеш иде. Без аны көттек, менә ул көн килеп җитте. Ул бик лаеклы һәйкәл, чөнки Габдулла Тукай бер татар халкыныкы гына түгел, ул башкорт халкыныкы да. Мин башкорт әдәбиятын яхшы беләм, әдипләребезне дә яхшы беләм. Аларның күбесе, аеруча өлкән буын, Габдулла Тукайны үзенең остазы итеп санаган, Габдулла Тукайны укып үскән. Габдулла Тукай башкорт халкының да милли шагыйре. Бу минем сүзләрем генә түгел, аны олуг шагыйрь Мостай Кәрим әйткән.
Икенчедән, һәйкәлләр үзләреннән-үзләре генә барлыкка килми. Бу безнең уртак терәгебез, уртак мохтаҗлыгыбыз иде", диде Роберт Миңнуллин.
Чыгышлардан соң Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов һәйкәлгә тәүге чәчәкләр салдылар. Аннан соң Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановны "Нур" театры бинасы белән таныштырды.
Чара узган мәйданга һәйкәл янын киләчәктә төзекләндерү өлгесе дә куелган иде. Аңа караганда, тирә-як халык ял итсен өчен тагын да төзекләндереләчәк, Тукай аллеясы булдырылачак. Шуны да әйтергә кирәк, һәйкәл өчен чыгымнарны Уфа шәһәре шурасы депутаты, эшкуар Артур Хаҗигалиев күтәргән. Чарада катнашкан эшкуарлар һәйкәл ачудан соң Артур Хаҗигалиевка Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирергә тәкъдим итү турында килештеләр. Габдулла Тукай бүләгенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге эшчәнлек өчен генә бирелүен искә алучы булмады.
Җыелган халык һәйкәл яныннан тиз генә таралырга ашыкмады. Һәйкәл янында күмәкләп фотога төшү өчен чиратлар хасил булды.
Чарада катнашкан Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, "Русия патриотлары" фиркасенең республика бүлекчәсе җитәкчесе Заһир Хәкимов Азатлыкка фикерләрен белдерде:
"Һәйкәл бик күп дистә миллион сумга төшкән. Ул бронзадан коелган, аның тиз арада эшләтү өчен дә өстәмә хаклар чыккан. Һәйкәлгә акча бирүче – "Русия патриотлары" фиркасе әгъзасы. Уфа шәһәр шурасында ул "Русия патриотлары" фракциясе белән җитәкчелек итә. Бездә аннан да байрак эшкуарлар булса да, нигәдер башкалар ярдәм итмәде", диде Заһир Хәкимов.
Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы шагыйрьнең "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Һәйкәлнең биеклеге 3,5 метр, нигезе белән – 8 метр. Ул Мәскәүдә бакырдан эшләнгән. Авторлары - Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм танылган архитектор Леонид Дубинский.
Уфада Тукайга һәйкәл куюга бәйле бәхәсләр дә купты. Һәйкәл "ашык-пошык" кына ясалган дип белдерелде.
Моннан тыш, Уфадагы татар зыялылары Тукай һәйкәле Агыйдел ярында, Салават Юлаев белән Сергей Аксаков һәйкәлләре янында куелырга тиеш дип саный. Татар аксакаллар шурасы һәйкәлне "Нур" театры алдына куймауны сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка да мөрәҗәгать итте. Татар зыялылары ул урында "Нур" театрына нигез салган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга һәйкәл куярга кирәк дип белдерә. Аның макеты әзер, коеп куяр өчен хөкүмәтнең рөхсәте генә кирәк диелә.
Башкортстанда Татарстан көннәре бара. Чәршәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостандагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты, Уфада Татарстан сәнгать әһелләренең зур концерты узды. Бүген башлыча эшлекле очрашулар көтелә.