Татар зыялылары Габдулла Тукай һәйкәлен "Нур" татар дәүләт театры алдына куймауны сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте. Хат язу башлангычы белән "Татар аксакаллары шурасы" чыккан.
Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, һәйкәлне Уфа татар театры каршына кую тарихи нормаларга да, рухи һәм эстетик нормаларга да туры килми. Алар Габдулла Тукай һәйкәле Башкортстанда башкорт, урыс һәм татар милләтләренең тигезлеге симолы булып Агыйдел ярында Салават Юлаев һәм Серей Аксаков һәйкәлләре янында торырга тиеш дип исәпли.
Хатта шулай ук Тукай һәйкәлен театр янына куюга кайбер танылган архитекторлар да каршы диелә. Мондый мөрәҗәгатьләрнең Башкортстан татар конгрессына килүе дә телгә алына. Татар зыялылары ул урында "Нур" театрына нигез салган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга һәйкәл куярга кирәк дип белдерә. Аның макеты әзер, коеп куяр өчен хөкүмәтнең рөхсәте генә кирәк диелә.
Хатта әйтелгәннәр белән республиканың күпчелек татар иҗтимагый оешмалары килешә дигән Idel.Реалиига авторлар. Әмма алар фикерләрен әйтми, үз вариантын алга сөргән Башкортстан җитәкчелегенең тискәре мөнәсәбәтеннән курка, ди зыялылар.
Татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәлнең ачылы быел апрельдә булыр дип көтелә. Ачылыш тантанасына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килергә мөмкин. Уфада куелачак Тукай һәйкәле тирәсендә шау-шу берничә ай элек башланды. Һәйкәл "ашык-пошык" кына ясалган дип белдерелде. Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы, рәссам Вәкил Шәйхетдинов "Тукайның характерын аңлау һәм күрсәтү өчен аның барлык иҗаты белән танышырга, кичерешләрен, рухи халәтен аңларга тырышырга кирәк. Шуңа мин ашык-пошык һәйкәл куюны хупламыйм. Театр каршында һәйкәл куюны да хупламыйм", дигән иде.