Сораштыру: Русия гаиләләренең күпчелеге саклауга акча җыя алмый

Русия гаиләләренең 65 процентының бернинди җыеп куйган акчалары да юк. Бу сан 2012 елдан бирле үзгәрми диярлек.

Левада үзәге уздырган сораштыруларга карганда, акчаны эре шәһәрләрдә яшәүче зур керемле гаиләләр генә җыя ала. Мәскәүдә алар 54 процент. Җыелган акчаның уртача күләме 140-200 мең сум. Шул ук вакытта гаиләләрнең яртысы 56 мең сумнан күбрәк акча саклый алмый.

Левада үзәге сораштыру нәтиҗәләрен РБК китерә.

Русияләрнең өчтән бер өлеше хәзер акчаны саклауда тоту өчен начар вакыт дип саный. Респондентларның 38 проценты яхшы вакытмы, начармы икәнен әйтә алмаган. Сораштыруда катнашучыларның 21 проценты акча җыю өчен әйбәт вакыт дип саный.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2018 елда акчалата керемнәрнең 3,7 проценты гына саклауга куелган. Бу 20 ел эчендә иң түбән дәрәҗә. Моннан да начаррак хәл 1998 елда гына була, ул вакытта керемнәрнең 2,5 проценты саклауга куелган.

Русия халкы керемнәренең күп өлеше көнкүрештә куллануга һәм мотлак түләүләргә китә.

"Ромир" уздырган тикшерүләргә караганда, өч кешедән торган Русия гаиләсенә "нормаль тормыш" өчен ай саен 78 мең сум кирәк. Бу бер ел элек булган күрсәткечтән өч процентка артыграк.