Трамп иммиграция реформасы планын тәкъдим итте

Дональд Трамп

Яңа планда өстенлек югары квалификацияле белгечләргә биреләчәк. Шулай ук популяр Green Card лотереясе дә туктатылырга мөмкин.

АКШ президенты Дональд Трамп яңа иммиграция сәясәте планын тәкъдим итте. Анда өстенлек туганлык мөнәсәбәтләренә түгел, ә югары квалификацияле белгечләргә биреләчәк. Хәзерге вакытта легаль иммигрантларның 66 проценты АКШта туганлык җепләре нигезендә яши. Нибары 12 проценты гына эшкә урнашу һәм квалификация нигезендә килгән. Трамп күзаллауларына караганда, югары белгечлекле кешеләр өчен иммиграция квотасы биш тапкырга артырга тиеш.

Яңа систем АКШка күчәргә теләүче намзәтләрне яңача бәяләячәк. Анда кешенең яше, белеме, инглиз телен белү дәрәҗәсе, яхшы хезмәт хаклы эш тәкъдиме булуы исәпкә алына. Өстенлек югары квалификацияле намзәтләргә биреләчәк. Шундыйрак системнар Австралия, Канада һәм Яңа Зеландиядә дә эшли.

2018 елда АКШ легаль иммигрантларның уртача хезмәт хакы елына 43 мең доллар тәшкил иткән. Трамп планына ярашлы, белемнәре һәм белгечлекләре нигезендә илгә кертелгән чит ил кешеләрнең керемнәре елына уртача 126 мең доллар булачак.

Трамп планы шулай ук АКШта яшәргә рөхсәт бирүче һәм 1991 елдан бирле уздырылучы яшәү хокукы (Green Card) лотереясен дә туктатуны күз уңында тота. Green Card ярдәмендә ел саен якынча 50 мең иммигрант визасы бирелә.

Лотерея урынына яңа програм булдырылачак, анда аерым һөнәр өлкәсендә зур талантлары булган намзәтләргә өстенлек биреләчәк. Һуманитар максатларда бирелүче визалар саны 22 проценттан 10 процентка калачак.

Ак йортның әлеге планы тормышка ашсын өчен аны Конгресс хупларга тиеш. Демократик фирка лидерлары Трампның планын киң халыкка чыкканчы ук тәнкыйтьләде. Сенатта демократлар лидеры Чак Шумер Трамп планын "җитди түгел" дип бәяләде. Кайбер экспертлар киләсе президент сайлау алдыннан Трамп идарәсе бу бәхәсле мәсьәләдә демократлар белән килешүгә ирешә алмас дип саныйлар.