Әнәс Гайнуллин хаклык эзләп шул ук торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесенә, аннан район прокурорына, полициягә, Буа районы башкарма комитет рәисенә, Роспотребнадзорга һәм хәтта экологларга кадәр барган, әмма беркем дә гади авыл картына ярдәм итәргә теләмәгән.
Су өчен санагыч (счетчик) кую Каенлык авылында 2008 елда ук башлана. Әнәс Гайнуллин да беренчеләрдән булып санагыч куярга гариза яза. Шул елның 1 декабре була ул. 29 декабрьдә куеп та китәләр.
2012 елда торак-коммуналь хуҗалыгы су санагычын алыштырырга таләп итә: магнитка бирешми торганны куюны мәҗбүрили. Гайнуллиннар буйсына.
Быел тагын алыштырырга мәҗбүр булалар. Гәрчә, санагычның гарантиясе 12 еллык булса да.
— Бездә түләүләрне Галия апаң түләгәч, мин карамый да идем. Узган елгы август, сентябрьгә су түләүләре күземә чалынды. Һәр ай өчен 600 сумнан артыкка квитанция килгән. Шуларны күтәреп йөреп, белешә торгач, санагычның тикшерү вакыты җитүе ачыкланды. Санагычка 6 елдан тикшерү ясатырга кирәк бит. Дәүләт тикшерүе Казанда диделәр. Анда санагычны алып барып кую өчен бару-кайту юлы 600 сумга төшә, тикшерү — 200 сум, санагычны тагын барып алу — 600 сум. Шулай итеп, 1400 сумга тикшерү ясыйсы икән. Ә яңа санагыч 545 сум тора. Мин Буадан яңа санагыч алып кайттым да, үзем урнаштырдым һәм октябрь азагында торак-коммуналь хуҗалыгына шалтыратып, пломба салырга килергә куштым. Алар 23 ноябрьдә генә килде. Шуңарчы тарттылар-суздылар. Ахыр чиктә, килеп, санагычны куйган өчен 1250 сум һәм пломба куйганга 260 сум сорадылар. "Аны бит сез куймадыгыз, мин куйдым, нишләп сез куйган дип түләргә тиеш әле?" дигән идем, алайса норматив буенча түләргә кушып, пломба салмыйча чыгып киттеләр, ди Әнәс Гайнуллин.
"Кыят" торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең санагыч куярга ашыкмавы бик аңлашыла: 2017 елда шул ук Гайнуллиннар санагыч буенча өч айга (август, сентябрь, октябрьгә) 226 сум түләгән булса, 2018 елның шул ук айларына 1864 сумлык квитанцияне түлиләр. Оешмага 1600 сумлап артык акча килә дигән сүз!
Бу хәлгә бик гаҗәпләнгән Әнәс Гайнуллин хаклык эзләп Буа прокуратурасына китә һәм гариза калдыра. Гаризаның беренче өлеше билгеле — ул торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең санагыч куймаганга да акча таләп итүе турында. Тагын бер өлеше бик кызык: суга килгән норматив буенча булган квитанциядә Әнәс һәм Галия Гайнуллиннарга гына түгел, аерым мунча өчен дә һәм хәтта гаражда торган УАЗ-3303 машинасына да исәп-хисап ясалган. Ике кеше өчен аена 170 сумлык, мунча өчен 49 сумлык түләү килсә, машинага ай саен 12 куб метр су язып 408 сум түләтәләр! Шушы хәлләрнең канунилыгын тикшерүне сорый Әнәс әфәнде.
Прокуратураның тикшерүе шушы гаризаны башкарма комитетка юллаудан гыйбарәт була. Башкарма комитет исә Фролово авылы җирлеге башлыгына җибәрә. Авыл җирлеге башлыгы Ольга Масленцова хатны күтәреп "Кыят" торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәфәгат Хәсәнов янына китә. Анда да җитәкче кеше шул ук сүзләрне кабатлый: "1250 сумны түләсен, аннары пломба куярбыз!".
Полиция Әнәс Гайнуллинны кире бора: "Мәхкәмәгә бир, бу эшне мәхкәмә генә хәл итә", ди.
Районда бер юристка керә. Анысы исә: "Өй тирәсендә машина юарга ярамый бит, экологлар штраф салырга мөмкин. Юарга ярамаган машина өчен син суга акча түләргә дә тиеш түгел", дип аңлаткач, райондагы экологка бара. Анысы торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәфәгать Хәсәнов белән сөйләшә һәм болай ди: "УАЗ машинасы йөрми" дигән белешмә алырга кирәк ЮХИДИдан, аннары аның өчен түләүне бетерәчәкләр", ди.
Сүз уңаеннан, Азатлык бу мәсьәләдә Татарстанның Экология министрлыгыннан рәсми аңлатма алды. "Авылда йорт тирәсендә машина юу тыелмаган, аны районнарда башкарма комитет тыймый. Ә менә шәһәрдә йортлар тирәсендә машина юу тыелган, моның өчен штраф салына", диде Экология министрлыгы матбугат хезмәткәре.
— Ел буе диярлек гараждан чыкмаган машинага елына 900 сум салым түләтүләре җитмәгән, инде ай саен юган өчен дә 408,72 сум да түләп торасы икән! Бу бит елына 4904 сум була, дип барыбер аптырый Әнәс Гайнуллин.
Ул шушы мәсьәлә белән район башлыгына бара. Анысы башкарма комитетка "тикшерегез!" дигән фәрман биргәннән соң, эш урыныннан кузгалган кебек була. Торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәфәгат Хәсәнов та санагыч куйган өчен акча сорауларын кире кага башлый. Имеш, Әнәс Гайнуллин санагыч кую урынын үзгәртергә теләмәгән икән. Ун ел санагыч торган урын хәзер яраклы түгел булып чыккан, шуңа аны бер метр чамасы аскарак (идән астына) урнаштырасы, ди.
Февраль аенда килгән эшчеләр санагычны башка җиргә урнаштырып чыгып киткәннәр. Пломба да куелган. Хәзер Әнәс Гайнуллин санагыч буенча түли, ләкин ул башкаларның да шушы хәлгә калу мөмкинлегенә борчыла.
— Мин шушы 6 ай эчендә, алынган яңа санагычны да исәпләп, су өчен 4519 сум түләдем. Санагыч кына торган булса, 500 сум түләр идем. Безнең йорттан гына да 4000 сумнан артык акчаны каерып алдылар. Шуңа өстәп, ике көннең берендә Буага барып йөрдем. Мине беркем ишетергә теләмәде, югыйсә, монда канун бозу ярылып ята, ди ул.
Торак-коммуналь хуҗалык тарафыннан халыкны талау өчен эшләнгән алымнарга игътибар итәргә куша.
— Беркем дә су санагычының 6 ел элек кайсы көнне куелганын хәтерендә тотмый. Торак-коммуналь хуҗалыгы да тикшерү вакыты җитүе турында алдан кисәтми, ә яңа тариф буенча яза да китерә. Икенчедән, су санагычын мин кемнән телим — шуннан куйдыра алам, ә алар миңа үз хезмәтләрен тагалар, бигрәк тә эшләмәгән эшләре өчен акча түләргә мәҗбүр итәләр — 1250 сумны шулай каералар. Өченчедән, машина юган өчен ай саен 12 тонна су күбрәк түгелме соң ул? Бу бит чип-чиста талау! Дүртенчедән, санагычны салдырып, Казанга алып барырга кушалар. Бу вакытны сузу өчен эшләнә, чөнки, ачыклавымча, тикшерү үткәрердәй лицензияле хезмәткәр Буаның үзендә дә бар икән. Бишенчедән, пломба куярга чакыргач, бер айга якын көтәләр дә, шуннан соң гына киләләр. Алай норматив буенча түләтеп, күбрәк акча каера алалар бит.
Азатлык бу хәлгә ачыклык кертергә теләп, "Кыят" торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәфәгат Хәсәнов белән элемтәгә чыгарга тырышып карады. Беренче көнне аны "объектларга чыгып китте", дисәләр, икенче көнне "хастаханәгә кереп ятуы" мәгълүм булды. Җитәкче кешенең кесә телефонын "беркемгә дә бирергә ярамый" булып чыкты. Аның матбугат чаралары белән аралашырга теләмәве аңлашыла да. 2016 елның апрелендә ул муниципаль объектларны үзләштереп, район бюджетына 3,2 миллион сумнан артык зыян салуы өчен хөкем ителгән булган инде. Ул чакта да гаепләүне район прокуратурасы түгел, ә республика прокуратурасы чыгарган булган. Ул чакта гаебен танымаса да, үзенә теркәп куйган дәүләт объектларын ул кире кайтарган, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Җитәкче белән сөйләшә алмасак та, үзен склад мөдире дип таныштырган Рәмзия Мөхәммәтҗанова "Кыят" торак-коммуналь хуҗалыгының 20 авылында су өчен түләү җыюы турында әйтте. Санагычны куйдыру күпме торуы белән кызыксынгач: "Безнең оешма санагыч куймый һәм моны миннән сорамагыз, мин каян белим", дип җавап бирде.
Рәмзия Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, оешма җитәкчесенең урынбасары да юк икән.
"Бездә шалтыратуларны кабул итеп утыручы кеше мөрәҗәгатьләрне язып ала да, икенче көнне иртән без аларны планеркада карыйбыз. Аннары эшне бүлешәбез дә, һәркем үз эше буенча чыгып китә. Бездә урынбасар юк", диде ул.
Хөрмәтле укучылыр! Сезнең якларда да мондый хәлләр бармы? Фикерләрегезне безнең форумда язып калдыра аласыз.