Хәят (Фатыйх Әмирхан)

Сегодня читаем татарскую классику начала XX века – повесть "Хаят" Фатиха Амирхана. Красиво написанная история о том, как молодая татарская девушка той эпохи переживает первую любовь, первые романтические чувства, и как перед ней встаёт неожиданный выбор...

Текст произведения сокращён и адаптирован для изучающих язык (при этом мы постарались сохранить красивый язык автора). Мы записали аудио, подготовили перевод ключевых фраз и выражений, тест по содержанию и лексике. Приятного прочтения!

Your browser doesn’t support HTML5

Хәят (Фатыйх Әмирхан)

Майның бер якшәмбесе иде. Гыймадовлар капкасы янына кечкенә тарантас туктады. Аннан гимназия формасы кигән уналты-унҗиде яшьлек кыз чыкты. Ул ябык, урта буйлы, зәңгәр күзле иде. Кыз асрау кызны туктатты да:

– Биби, Хаечка дома? – дип сорады.

Асрау кыз койма аркылы:

– Хәят апа, Лиза килде! – дип кычкырды.

Бер минуттан бакчадан озын керфекле, кара күзле, алсу йөзле Хәят йөгереп чыкты.

– О, Лиза! Дустын онытмаган! – дип дусты янына килде ул.

Кызлар өйгә керделәр, Лиза Хәятнең әнисе Газизә абыстай белән күреште. Лизаларның ерак түгел генә дачалары бар икән. Ул Хәятне шунда кунакка чакырды.

Кызлар Хәят бүлмәсенә керделәр. Хәят киемен алыштырды, чәчен тарады. Лиза ул вакытта дача турында, андагы егетләр турында сөйләде.

Хәят инде кыз булып җиткән иде. Ул өстенә соңгы модадагы декольтелы күлмәген һәм матур калфагын киде.

Лиза аңа:

– Аһ, Хәят, нинди матур син! Син бәхетле, бик бәхетле! – диде.

Дуслар китте... Аларга кояш карап оялып тора иде.

Слова и выражения

  • якшәмбе – воскресенье
  • урта буйлы – среднего роста
  • асрау кыз – служанка
  • койма аркылы – через забор
  • керфек – ресницы
  • күреште – поздоровался
  • алыштырды – поменял

***

Хәят белән Лиза балачактан бергә уйнап үстеләр. Хәятнең атасы Борһан Гыймадов күбрәк рус купецлары белән эш иткән, сәүдәгәр булган. Шуңа Хәят кечкенә чактан ук рус балалары белән таныш булды һәм русча бик яхшы сөйләште.

Лиза Мясникова Гыймадовлар белән бер урамда тора. Шуңа ике кыз гел бергә уйныйлар иде.

Лиза сигез яшеннән гимназиядә укыды. Хәзер урта белем ала иде. Хәят җиде яшеннән ундүрт яшенә кадәр Мәлихә абыстайда белем алды. Хәзер укуын туктатты.

Гимназия Лизага рус милләтчелеге рухы бирде, шулай ук рус әдәбияты белән таныштырды.

Мәлихә абыстай Хәятне башкача тәрбияләде. Башта язарга өйрәтте, аннары мөселман тормышы белән таныштырды. Нәтиҗәдә, Хәят дөньяга дини караш белән тәрбияләнде. Шулай итеп, ике кызның тәрбиясе һәм белеме бик аерылып торды.

Гыймадов һәм Мясниковларның гаиләләре дә төрлечә яши иде. Гыймадовлар борынгыдан килгән гореф-гадәт, уртак кагыйдәләргә буйсыналар, ә Мясниковларда һәркем үзенчә, һәркем ирекле иде.

Димәк, Хәят бер-берсенә капма-каршы булган ике тормыш арасында үсте. Аны рус җәмгыятенең күңелле тормышы үзенә тартты. Ул Мясниковларга бара һәм төнге өчкә кадәр вечерда бии ала иде. Икенче яктан, үзен болай тотуы өчен аңа оят була иде. Биюдән кайткач, ул ике-өч сәгать догалар, салаватлар укый иде.

Хәят тормышны икегә аера иде: берсе – үзләренчә, берсе – Мясниковлар кебек яшәү.

Слова и выражения

  • сәүдәгәр – купец
  • урта белем – среднее образование
  • нәтиҗәдә – в результате
  • дини караш – религиозный взгляд
  • борынгыдан килгән гореф-гадәт – старинный обычай
  • үзен болай тотуы өчен – за то, что так себя ведёт
  • дога – молитва
  • салаватслова восхваления пророка Мухаммада

***

Кызлар өйдә озак утырмадылар, бакчага чыктылар.

Каршыларына Лизаның агасы Михаил очрады һәм, шат елмаеп, Хәяткә кул сузды:

– Кемне күрәм мин! Ничә җәйләр, ничә кышлар?! Бер кыш эчендә сез, Хәят, танымаслык үзгәргәнсез.

Михаил да Хәятнең балачак дусты иде.

Алар өчәү Идел буендагы эскәмиягә утырдылар. Дуслар күптән күрешмәгән иде, шуңа аларның сүзләре бик күп булды. Кайвакыт Михаил Хәятне мактый һәм оялта иде.

Бервакыт Михаил:

– Карагыз әле, Хәят. Сез күптән түгел генә бала идегез. Ә хәзер шәһәрнең беренче гүзәле... – диде.

***

Михаил урындыкның артына ятып, аякларын өскә күтәргән иде. Ул уйланып:

– Бу кыз минем башны әйләндерермени? Матурлык! Матурлык! – дип уйлады.

Быелга кадәр Михаил Хәяткә дуска кебек кенә карый иде. Мартта Лиза аңа хат язды һәм конвертка Хәятнең сурәтен тыкты. Шул вакытта Михаил Хәятнең ничек үзгәргәнен, ничек матурланганын күргән иде. Шул көннән Хәят Михаилның уеннан чыкмады.

***

Мясниковлар дачасы урамында берничә йорт бар иде. Монда якшәмбе кунаклар күп килә, алар арасында яшьләр дә күп. Бүген дә урам яшьләр белән тулы иде.

Кинәт Лиза белән Хәят янына озын буйлы егет килде. Бу Евгений иде. Лиза аның белән киткәнен Хәят сизми дә калды. Шулвакыт Хәят янына Михаил килде.

– Дустым, нигә ялгыз гына торасыз? – дип сорады ул һәм Хәяткә чәчәк бәйләме сузды.

Хәят аңа күзләре белән генә рәхмәт әйтте. Алар читкәрәк киттеләр.

– Хәят, сез нәрсә турында уйлыйсыз?

– Юк, бернәрсә дә уйламыйм, – диде Хәят. Ә эченнән: «Карале, мәхәббәтле бит бу», – дип уйлады.

Юлдагы эскәмиягә утырдылар. Сөйләшү җанлы бармады.

– Сез мине, Михаил Алексеевич, уйга баткан дисез, әмма үзегез уйга баткансыз, – диде Хәят һәм Михаилга карады. Ул елмайды да:

– Моның сәбәбе бар... Сәбәп сездә... – дип җавап бирде Михаил. – Беренчедән, мин сезгә Михаил Алексеевич түгел, Миша гына. – Михаил Хәяткә якынрак килде.

Слова и выражения

  • танымаслык үзгәргән – изменился до неузнаваемости
  • уйланып – задумчиво
  • башны әйләндерермени – неужели вскружит голову
  • чәчәк бәйләме – букет
  • читкәрәк – подальше, в сторону
  • мәхәббәтле – симпатичный
  • җанлы – живой
  • уйга баткан – задумался

Хәят:

– Сез элек бик матур җырлый идегез. Берәр нәрсә җырлагыз әле, – дип сорады. Михаил ялындырмады һәм җыр сузды:

В тёмной аллее заглохшего сада,
Сидя вдвоём на деревянной скамье.

– Юк. Хәят, мондый тавышны тыңламагыз. Агачта утырга кошны тыңлагыз. Ул сезнең өчен сайрый, сезнең матурлыкны мактый.

Бер минут тын утырдылар. Аннары Михаил уң кулы белән Хәятнең сул кулын тотты һәм уйчан гына:

– Ачуланмагыз, Хәят, мин сезне сөям... Минем күңелемдә сез генә... – дип башлаган иде, Хәят кулын алган икәнен сизде.

Хәят «сөям» дигән сүзне беренче тапкыр ишетте. Моңарчы ул бу сүзне рус романнарында гына күргән иде.

– Сез бик мәхәббәтле!.. – диде ул Михаилга һәм йөзен кулы белән каплап йөгерде.

Михаил аның артыннан китте. Аның колагында Хәятнең сүзләре яңгырый иде:

– Сез бик мәхәббәтле!

Ул Хәятне куып тотты:

– Тиз йөгерәсез икән, Хәят, – диде.

***

Төнге өчтә Михаил Хәятне һәм Лизаны озата барды. Михаил Хәятнең кулын кысты һәм әкрен генә:

– Мин җавап көтәм, – дип пышылдады.

Кызлар өйгә киттеләр. Лиза йолдызларга карады һәм серле итеп:

– Хәят хәзер элеккеге Хәят түгел, – диде.

Шул көннән соң Хәяткә Михаилдан бер-бер артлы хатлар килә башлады. Аларда Михаил Хәяткә яратуы турында язды.

Михаилга җавап бирергә кирәк иде. Нәрсә язарга? «Чынлап та, Михаил матур бит… Ул сөйкемле бит... Ул бик мәхәббәтле. Ләкин ул бит урыс егете...»

Слова и выражения

  • ялындырмады – не напрашивался
  • җыр сузды – затянул песню
  • мактый – хвалит
  • тын – безмолвно
  • сөям – люблю​ (= яратам)
  • бер-бер артлы – друг за другом

***

Бүген купецлар клубында «Ревизор»ны куялар. Аннары төнгә кадәр танцылар була иде. Спектакль тәмамланды, һәм кунаклар залга чыктылар. Хәят янында артистлар, офицерлар күп иде. Шулвакыт ул кемнеңдер карашын сизде. Бу студент Гали Арсланов иде. Ул «Ревизор» спектаклендә бик яхшы уйнады. Бераздан ул танышырга теләп, Хәят янына Николай Иванычны җибәрде. Хәятнең әнисе:

– Ул мөселманмыни? Мөмкин түгел, – диде. Хәятнең гаиләсе өчен татар кешесенә сәхнәдә уйнау, музыка белән шөгыльләнү дөрес түгел иде.

Хәяткә дә Гали бик ошады. Әмма әнисе аның белән танышырга рөхсәт итмәде. Әминә (Хәятнең туганы):

– Без нигә әни сүзенә карыйбыз соң? Әйдә барабыз да танышабыз, – диде.

Хәят тә Гали белән танышырга бик теләде.

Кызлар аны эзләргә чыгып китте. Гали Арсланов залда да, буфетта да юк иде.

–​ Тапмавыбыз яхшы булды. Әниләр белсә, уңайсыз булыр иде, – диде Хәят һәм бу турыда онытты.

***

Гали Арсланов юридик факультетта укучы татар егете иде. Ул гел руслар белән генә аралаша, татар кызлары белән таныш түгел иде. Ниһаять, ул, рус кызлары кебек үк, үзен ирекле тота торган калфаклы татар кызын очратты. Аның белән танышыр өчен, ул Николай Иванычны җибәрде, әмма ул: «Сезнең мөселман икәнне белгәч, танышырга мөмкин түгел дип уйладылар», диде.

Бервакыт залга култыклашып, Гали белән Ольга исемле кыз керде. Бу кичтә алар бергә биеделәр.

Слова и выражения

  • тәмамланды – закончилось
  • кемнеңдер карашын сизде – заметил чей-то взгляд
  • тапмавыбыз – то, что не нашли
  • үзен ирекле тота торган – держащий себя свободно
  • җибәрдездесь: отправил
  • култыклашып – в обнимку

***

Хәят бүлмәдә тегеп утыра иде. Кулыннан бер эш тә килми. Тегәргә дигән күлмәген кисеп бозды.

– Бер эшкә күңел бирмисең син. Үзең монда, уйларың әллә кайда, – дип әрләде әнисе.

Шул минутта бүлмәгә Газизә абыстай керде. Аның кулында хат иде, Хәяткә.

Хәят хатны ачты. Конверттан бер егет сурәте чыкты. Татар егете. Бу сурәтне әнисе Хәяткә юкка күрсәтми иде. Кыз моны яхшы аңлады.

Егет шактый гына матур иде. Хәят сурәтне бик озак карады. Бераздан бүлмәгә Газизә абыстай килде.

–​ Таныдыңмы, кызым? – дип сорады ул Хәяттән.

– Юк, танымыйм, – диде ул һәм сурәтне әнисенә сузды.

Бу егет Г. шәһәрендә яши, Салих исемле, бик бай. Белемле кеше икән. Газизә абыстай шул егеттән яучы булып килгән икән. Иртәгә җавап бирергә кирәк, диде.

Хәят сурәтне китап эченә салды һәм бакчага чыкты. Ул Салихны күз алдына китерде. Тавышын уйлап чыгарды.

Аннары Салихның йортын күз алдына китерде. Йортта рояль бар иде. Салих төнлә генә өйгә кайта, унбердә генә тора... Театр, концертларга йөри...

Слова и выражения

  • тегеп утыра – шьёт
  • кулыннан бер эш тә килми – всё валится с рук
  • бозды – испортил
  • күңел бирмисең – не вкладываешь душу
  • сурәт – портрет/фото
  • таныдыңмы – узнал(?)
  • сузды – протянул
  • яучы – сватья
  • күз алдына китерде – представила

***

Шул көнне Хәят Әминәләргә кунакка барды. Әминәгә Салихның сурәтен күрсәтте. Әминә аңа: «Бар, бар, барыбер кайчан да булса барасы була», - диде. Әминә һәрвакыт һәр сүзен ышанып, шикләнмичә әйтә иде. Әмма бу юлы ул шикләнде, төрлечә сөйләде.

– Ул сине сөяме, син аны сөясеңме икәнен белмичә ничек гомерлеккә хатын булырга кирәк?.. Бар, туганым, бар... Портретта бик матур күренә...

Хәят кич буе уйлады. Тагын бер кат Салихны күз алдына китерде. Нигәдер ул шадра битле булып килде.

Төн буе Хәят үз алдына: «Юк, юк, булмас, мәңге булмас...» – дип сөйләнде. Хәят егет белән танышырга да, никах укытырга да теләмәде.

Яңа көн туды. Карар булды: Хәят Салихка барырга риза!

Хәятнең күз алдына хыялый рәсемнәр килә. Әнә плащ кигән, киң кара эшләпәле Салих килә! Кулында думбырасы бар. Ул шул думбырада уйный, кычкырып җырлый һәм Хәятнең тәрәзәсе янына килә...

Хәят күз алдына китергән рәсемнәрдән үзе оялды һәм кызарынып мендәргә егылды:

–​ Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде! – диде.

Бу теләк кызлык вакытның иң ахыргы һәм иң куәтле теләге иде.

Слова и выражения

  • барыбер кайчан да булса барасы була – всё равно когда-нибудь придётся выйти
  • шикләнмичә – не сомневаясь
  • шадра битле – с щербиной
  • үз алдына – перед собой
  • мәңге – вечно
  • карар булды – решение принято
  • думбыранародный струнный музыкальный инструмент
  • Илаһи= Аллах
  • кызлык вакыты – девичество
  • куәтле – сильный

*****

Как вам повесть, понравилась? Не пропустите также другие произведения татарских писателей про любовь:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!