Татарстан парламентына сайлау кампаниясендә икетеллелек мәсьәләсен күзәтү булмаячак

Мидхәт Шаһиәхмәтов

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов алар тарафыннан барысы да ике телдә алып барылачагына ышандырды.

8 июньнән Татарстанда Дәүләт шурасы сайлавына намзәтләр теркәү башланачак.

7 июнь Казанда "Татар-информ" агентлыгында үткән матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау бүлекләрендә (участокларында) видеокамералар булмаячагын хәбәр итте. Сайлау көнне видеокамералар 65 территориаль сайлау комиссияләрендә генә куелачак, бу зур суммалар таләп итүе белән бәйле диелде. Республика бюджетыннан сайлау кампаниясенә 306 миллион сум акча каралган. Аның 75%тан артыгы 24 меңләп сайлау комиссиясе хезмәткәрләренә эш хакы түләүгә китәчәк, ди Үзәк комиссия рәисе.

Азатлык хәбәрчесе сайлау агитацияләренең нинди телдә үтүен контрольдә тотачаксызмы дип кызыксынды.

Your browser doesn’t support HTML5

Мидхәт Шәһиәхмәтов сайлау кампаниясендә икетеллелек мәсьәләсен күзәтү булмаячагын белдерде



"Беренчедән, безнең канун буенча ике тел һәм бездә үткәрелә торган бөтен чаралар да ике дәүләт телендә алып барылырга тиеш. Намзәт рус булса, татар телендә әйтә алырмы икән? Ул күбрәк рус телле халык белән аралашачак инде. Сайлау комиссиясе бу мәсьәләне контрольгә алмый", диде Шаһиәхмәтов.

Хакимият фиркасенең праймеризын ничек бәялисез дигән сорауга: "Праймериз ул – партия проекты. Бу мәсьәләдә дә Үзәк сайлау комиссиясе катнашмый һәм фикер белдерми", дип җаваплады Шаһиәхмәтов.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау бу елның 8 сентябрендә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, калганнары бер мандатлы бүлгеләр аша сайлана. 2014 елның көзендә Татарстан парламентына сайлауда "Бердәм Русия" 84 проценттан артык тавыш җыйды дип игълан ителде һәм 82 урын аларга бирелде.