Сары Су бистәсендә кырымтатарлар йортларында тентүләр узды

Сары-Су бистәсендә тентүләр, 19 июнь 2019

19 июнь Кырымда Карасубазар (Белогорски) шәһәренең кырымтатарлар укмашып яшәгән Сары Су бистәсендә Аксеит Джанджков өендә һәм аның әнисе 90 яшьлек Ребия Сеттарова өендә тентүләр узды.

Аксеит Джанджаков Кырымнан киткән булган, аның өендә гаиләсе белән 35 яшьләрдәге Алим исемле дин тотучы бер кеше яши диде Сары Суда яшәүче исемен әйтмәскә сораган бер кырымтатар. Аксеитнең әнисе Ребия апа Үзбәкстанда яшәгәндә мәктәптә рус теле укытучысы булып һәм мәктәп китапхәнәсендә эшләде. Тентүнең сәбәпләре билгеле түгел.

Аксеит Джанджаков "Кырым теләктәшләге" координаторы, шул бистәдә яшәүче Абдурешит Джеппаровның туганы. Джеппаровның улы Ислям Джеппаров ике туган абые Джевдет Ислямов белән 2014 елның 27 сентябрендә Сары Су янында урланган иделәр. Шул вакыттан бирле алар хакында мәгълүмат юк.

Язма әзерләнгәндә Абдурешит Джеппаровның телефоны эшләми иде.