Марс Хәйруллин Казан кирмәнен ЮНЕСКО исемлегеннән чыгарырга таләп итә

Марс Хәйруллин

Ул Казан кирмәне янында Ирек мәчетен төзү канунсыз булган дип белдерә.

Казанда яшәүче Марс Хәйруллин 14 июль кичендә үз йортының фасадына "Кирмән саклавы астында булган Ирек мәчете – канунсыз" дигән баннер элеп куйды. Ул "Idel.Реалии" хәбәрчесенә хакимият тарафыннан әлегә реакция булмавын әйтте.

Марс Хәйруллин элгән баннер

Хәйруллин сүзләренчә, Ирек мәчетен төзү Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның Казан кирмәне саклау зонасы чикләрен билгеләү турында карарын боза. 2367 номерлы карар 2015 елда кабул ителгән. Ирек мәчетен исә 2016 елда төзи башлаганнар һәм бер ел элек ачканнар.

Активист сүзләренчә, ул Франциядә яшәүче туганы ярдәме белән Казан кирмәнен ЮНЕСКО исемлегеннән сызып ташлауга ирешергә җыена. Моңарчы андый очракларның булганы бар: 2009 елда ЮНЕСКО халыкара мирас объектлары исемлегеннән Дрезден шәһәрен чыгарганнан иде, моның сәбәбе Эльба елгасы аша күпер төзүдә иде.

Your browser doesn’t support HTML5

Казансу ярындагы ачылмаган мәчеттә ябык Корбан бәйрәме үтте

"Ирек" мәчете Казан кирмәне астында урнашкан "нефтьчеләр бистә"сендә ачылган. Мәчетне гамәлгә куючылар арасында Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Ирек Салихов һәм Равил Җиһаншин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин тора.

Марс Хәйруллин Казан кирмәне астында урнашкан тарихи йортта тора. Ун еллап ул бина фасадына хакимияткә каршы баннерлар элә.