Башкортстанга тикшерү комитеты җитәкчесе Чиләбедән китерелергә мөмкин

Тикшерү комитеты машинасы

Элекке җитәкче вазифасыннан 2017 елның җәендә китте.

Чиләбенең тикшерү комитетының тикшерү идарәсе башлыгы Денис Чернятьев Башкортстан тикшерү комитеты башлыгы булып билгеләнергә мөмкин. Бу хакта Ura.ru порталы яза. Башкортстан тикшерү комитетының элекке башлыгы вазифасыннан 2017 елның җәендә китте. Аны эшкә Мәскәүгә алдылар. Җитәкче вазифаларын Руслан Солтанов башкарып килде.

Proufu язуынча, Башкортстан тикшерү комитетының матбугат сәркатибе Евгений Каневский Чернятьевны билгеләү мөмкинлеге турындагы мәгълүматны расламаган.

2019 елның февраленнән тикшерү комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Мәскәү өлкәсендә эшләгән Валерий Липский билгеләнде.

Тикшерү комитеты җитәкчелегендәге үзгәрешләр Башкортстан прокурорлары эше белән бәйле.