Мөхәммәтшин: "Безнең башка төшкән пенсия реформасы бәхәсләр тудыра"

Фәрит Мөхәммәтшин

Фәрит Мөхәммәтшин парламент сайлаувында "Бердәм Русия" күпчелекне алыр дип ышана. Шул ук вакытта фирканең абруе төшүен дә ишарәләде. Аның сүзләренчә, фиркагә караганда табышсыз оешмаларга халык күбрәк ышана.

Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Русия" фиркасендә хакимият грантларын алучы табышлы булмаган оешма вәкилләре белән очрашты. Аларны ул беректәшләр дип атады һәм хакимият фиркасенә караганда абруйлары көчлерәк дип саный.

"Табышсыз оешмаларга кешеләр күбрәк ышана. Сез үзегезне сәяси фирка белән бәйләп күрсәтмисез. Кешеләр сез эшләгән эшләрне күрә", диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мөхәммәтшин сайлау темасына аерым тукталды. Ул киләсе Дәүләт шурасынңа "Бердәм Русия" күпчелекне алачагына ишарә ясады. “Парламентка безнең фиркадән әзерлекле абруйлы кешеләрне үткәрү бурычы тора. Фирка конференциясе, алдан тавыш бирү үткәрдек. Җитди сайлау булды. Без киләсе елларда мәсьәләләрне хәл итәр өчен парламентта күпчелекне саклауга дәгъва кыла алабыз дип уйлыйм" ди Мөхәммәтшин.

Дәүләт шурасына депутатлар сайдау 8 сентябрьдә узачак. Әлегә 546 намзәт дәгъва кыла. Барлыгы 11 фирка һәм 105 кеше үзен үзе тәкъдим итте. Дәүләт шурасы рәисе оппозициядәге фиркаләргә шелтә белдерде.

"Халык белән очрашулар федераль карарлар буенча бәхәс баруын күрсәтә. Чүп реформасынан беркая китеп булмый. Халыкның күпчелеге риза була торган итеп хәл итәргә кирәк. Без эзләнүдә. Безнең башка төшкән пенсия реформасы бәхәсләр тудыра. Ә оппозициядәге фиркаләр өскә менеп утырды. Алар махсус шуны көтеп, хакимият фиркасен, төбәк хакимиятен тәнкыйтьли" ди Мөхәммәтшин.