"Кирмән җыены": "Тел генә түгел, тарих та милләтебезне саклый"

Your browser doesn’t support HTML5

27 июль Мамадыш районы Урта Кирмән авылының Изгеләр чишмәсе буенда беренче тапкыр "Кирмән җыены" үтте. Чишмә буендагы мәйданчыкның бер ягында милли киемнәрдән киенгән апалар аш-сулар әзерләсә, икенче ягында фольклор төркемнәренең милли җыр-биюләре яңгырады.