Радий Хәбиров: "Русиянең ислам үзәге Уфада урнашкан"

Радий Хәбиров "Валдай" клубы утырышында

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Сочида "Валдай" клубының XVI утырышында чыгыш ясап, Уфаны Русиянең ислам үзәге дип атады.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Сочида "Валдай" халыкара дискуссия клубы утырышында чыгышы республикада төрле халыкларның һәм диннәрнең дуслык традицияләренә багышланды. Ул Башкортстан –​ Евразиянең йөрәге, ә Русия исламы үзәге Уфада, дип белдерде.

"Башкорстанда яшәгән дүрт миллион халыкның 67 процентка якыны мөселманнар. 36 проценты урыслар, 30 процент чамасы –​ башкортлар, 24 проценты –​ татарлар. Тагын берничә зур этнос, атап әйткәндә чуашлар һәм марилар бар" диде ул.

"Безгә республика цивилизацияләр, төрле конфессияләр киселешендә тора дип әйтүләре оашмый, чөнки без киселештә түгел, ә үзәктә урнашканбыз. Үзәктә барыбыз да дус яшибез. Шуңа күрә Башкортстан – Евразия йөрәге дип еш әйтәбез", ди республика башлыгы.

Хәбиров Русия исламы үзәге Уфада урнашкан дип тә белдерде. "Аны Екатерина Икенче эшләде, без аны Әби патша дип йөртәбез, башкортлар аңа зур ихтирам белән караган. Патша зур дәүләттә башкортларның тугрылыгын, килешә алуга сәләтен күреп, шундый карар кабул иткән. Һәм шуннан бирле без Русиянең ислам үзәген саклыйбыз", диде Хәбиров.

Аның сүзләренчә, республика "Галия" һәм "Госмания" мәдрәсәләре бар, Русия ислам университеты Ислам университетлары федерациясенә керә. "Башкортстанда дин таратучылар белән проблем юк, монда мөселман сөнниләр яши, республикада ваһһабчылык күренеше теркәлгән бер мәчет тә юк", дип сөйләде Хәбиров.

Ул шулай ук Башкортстанда төрле дин вәкилләренең тату яшәвенә басым ясады. Бер-беребезнең бәйрәмнәрен үткәрәбез, "толерант" булып, яки "түзеп яшәмибез, дус булып яшибез", диде. "Республикада һәр өченче никах – катнаш. Бу никахлардан балалар туа. Мәсәлән, мин мөселман, ә балаларым – православ. Шулай килеп чыкты", дип өстәде Башкортстан башлыгы.

Ул чыгышын республиканың "төп байлыгы ел саен 18 миллион тонна нефть чыгаруда яки нефть эшкәртү заводларының эшчәнлегендә түгел", ә "мәдәниятләрнең, диннәрнең, милләтләрнең бер-берсенә чынлап та тирән үтеп керүендә" дип тәмамлады.