Язучылар Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина турында сөйләшкәндә татар теле укытучыларын искә алды

Айгөл Әхмәтгалиева чыгыш ясый

29 октябрь Татарстан язучылар берлегендә Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” романына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Әлеге әсәр татарның беренче хатын-кыз актрисасы Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина язмышы һәм театр тарихы хакында.

Язучылар берлеге танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булуын 2014 елда ук игълан иткән иде. Берлекнең ул чактагы рәисе Рәфис Корбан ул чакта бу эшне ел саен дәвам итәчәкбез диде. Ул вакытта Кол Шәриф, Дәрдмәнд, Таҗетдин Ялчыгол, Шәехзадә Бабич, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина исемнәре яңгырады. Бу шәхесләргә багышланган әсәрләрне Ркаил Зәйдулла (Кол Шәриф), Ләис Зөлкарнәй (Дәрдмәнд), Рөстәм Галиуллин (Ялчыгол), Галимҗан Гыйлманов (Бабич), Айгөл Әхмәтгалиева (Волжская) язачагы билгеле булды.

Әлегә Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева гына алган йөкләмәләрен үтәде. Рәфис Корбан әйтүенчә, һәр авторга әсәр язу өчен бер ел вакыт бирелгән һәм 400әр мең сум күләмендә гонорар түләнгән булган.

Әсәргә аларны кертсәм, ул бик популярга әйләнер иде, ләкин хәзер инде гүр иясе булган шәхесләрне каралту милләт өчен файдага булырмы дигән сорауга мин уңай җавап бирә алмадым

Әхмәтгалиева әлеге әсәрне язарга алынгач, архивларда казынуы, каршылыклы хисләр кичерүе турында сөйләде. Каршылык дигәндә ул мисалга Волжскаяның архивта сакланган ике истәлек дәфтәрен китерде. Аның әйтүенчә, анда актриса танылган шәхесләр турында ачыктан-ачык фикерләрен язып калдырган. “Әсәргә аларны кертсәм, ул бик популярга әйләнер иде, ләкин хәзер инде гүр иясе булган шәхесләрне каралту милләт өчен файдага булырмы дигән сорауга мин уңай җавап бирә алмадым”, диде ул. Моңа кадәр узган түгәрәк өстәлдә Ринат Мөхәммәдиевнең “Ак кәгазь нидән саргая” романы турында фикер алышу булган иде. Ул әсәрне күпләр билгеле шәхесне каралту дип кабул итте.

Айгөл Әхмәтгалиева актрисаның шәхесенә карата да каршылыклы хисләр кичерүен сөйләде.

Татарның йөзек кашы булырдай хатын-кызлар тагын да бардыр. Әмма кадерсез булулары, күрә белмәвебез сәбәпле, без аларның исемнәрен атый алмыйбыз


Сәхипҗамал Гыйззәтуллина турында язганда тагын бер кат шәхес кадере турында уйландым. Тукайның “Бармыни бездә чын кеше кадерен белү” дигән юллары гел күңелдә яңгырап торды. Бу шигырь язылганга бер гасыр вакыт узган, ләкин аның асылы, мәгънәсе үзгәрмәгән. Шәхесләребезне исән чакта кадерли белмибез дигән нәтиҗәгә килдем. Аны гыйсъянчы дип атау, бәлкем, бик үк дөрес тә булмас. Татарның йөзек кашы булырдай хатын-кызлар тагын да бардыр. Әмма кадерсез булулары, күрә белмәвебез сәбәпле, без аларның исемнәрен атый алмыйбыз. Шулай итеп, романны язганда бер үземдә ике мин яшәде. Чөнки Аллаһы Тәгалә хатын-кызны өй учагын саклаучы, әни итеп яраткан. Ничек кенә алсак та, хатын-кыз әни буларак, телен, милләтен, тарихын белә, хөрмәт итә торган балалар тәрбияләп үстерсә, җәмгыятькә күбрәк файда китерәдер кебек. Шул ук вакытта, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина кебек шәхесләребез булмаса, бүген татар театры бу кадәр уңышларга ирешә алмас иде. Нигез ташын нәкъ менә алар салган бит.

Хатын-кызны кадерли белмибез. Театр белгече Луара Шакирҗан әнә шулай ди: "Махачкаланың милли театры каршында, Волгоградтагы Ватан-ана шикелле, хатын-кыз актрисага мәһабәт һәйкәл куйганнар. Әллә нишләп киттем аны күргәч. Күз алдына Волжская килеп басты. Казанда аңа бәйле бернәрсә юк бит. Ни һәйкәл, ни бакча... Әлегә бу китап беренче татар актрисасына һәйкәл булып тора".

Равил Шәрәфи чыгыш ясый

Артист Равил Шәрәфи Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның үзсүзле, гадел булуын искә алды.

"Театрда пальтосын алып бирергә телисең, ул үзем ди, баш тарта. Сиңа кунакка керә икән, беркайчан да өстәл артына утырмый. Бер тапкыр, әни пилмән пешергәч кенә өстәл янына утырта алдык без аны. Мәчеләр ярата иде ул. Ә без әни белән алардан җирәнәбез. Шуңа аларга кергәч, өстәл янына утырасы килми. Ул исә, кердеңме, чәй эчермичә чыгармый. Мәчеләре күп иде, аларны яраткан образларының исемнәре белән атады", дип хатирәләре белән уртаклашты мәшһүр артист.

Татар теле укытучысы Гөлнур Әхмәтова исә мәгариф өлкәсендәге проблемнарның берсен күтәрде.

"Минем мәктәптән китүемә биш ел инде, шуңа күрә монда килгәнче мәктәптәге хәлләрне белештем. Татар мәктәбе укытучысына шалтыратып, театр тарихына сәгатьләр биреләме әле, дип сорадым. Без укытканда аз булса да бар иде ул. Хәзер бөтенләй юк икән. Програм буенча нибары Галиәсгар Камалның “Банкорт”ын үтәләр. Бала мәктәптән нинди белем белән чыга – уйларга да куркыныч. Шуңа күрә “Туташ” әсәрен мин татар теле, әдәбияты укытучыларының өстәл китабы итеп күрәм. Ничек булса да, укытырга иде балаларга бу әсәрне, таныштырырга иде шәхесләребез белән. Монда бит актрисага бәйле рәвештә Тукайдан башлап, бик күп шәхесләр портретларын табарга була", диде Әхмәтова.

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина баланы, кулына мондый зур әсәр алганчы, әзерләргә кирәк дигән фикердә: "Яшь әниләр татар шәхесләре турында мультфильмнар, кечкенә күләмле әсәрләр көтә. Алар матбугатта чыксын, радио-телевидениедә яңгырасын иде. Безгә иң әүвәл саллы әсәрләр укучыны әзерләргә кирәк. Шәхесләр сериясен дәвам итәргә кирәк".

Рахман Шәфигуллин бу җәһәттән хәтта исемлек тә төзеп килгән. Аныңча Борхан Шаһиди, галим Рәшит Сөнәев, генерал, керәшен татары Алексей Антонов, Йосыф Акчура, академик Камил Вәлиев, беренче дөнья сугышында катнашкан татарлар турында да китаплар язарга кирәк.

XXI гасырда Сәхипҗамал Волжская кебек тәвәккәл хатын-кызлар бармы соң? Вахит Имамов безнең арада андый хатын-кыз юк, дигән фикердә.

3600 татар укытучысы эштән китте, кайсысы каршы килде?


"Татар милләте йокыда. Татар мәктәпләрен япкан вакытта, татар теле укытучыларын эшләреннән куганда ник бер татар мөдире каршы сүз дәшсен! Урыс Павел Шмаков кына көрәште, әле дә көрәшә. Татар протест белдерә алмады. Мин бит бөтен кешене дә Альберт Разин булсын, үзләрен яндырсын димим. Көрәш ысуллары бик күп төрле. Дәшмиләр бит берсе дә. 3600 татар укытучысы эштән китте, кайсысы каршы килде? Эшеңнән китәсең икән инде, каршы кил, үз сүзеңне әйт. Битарафлыктан ничек айнытырга – мин белмим", дип Вахит Имамов татар укытучыларының тәвәккәлсезлегенә зарландып алды.