8 ноябрь Казаннан "Әйдә, ШаяРТ!" уеннарыннан Чаллыга кайтканда ШТКның (Шаяннар һәм тапкырлар клубы) Татарстан лигасын оештыручылар юл казасына эләгә. Алар утырган машина йөк машинасына бәрелү аркасында Татар ШТК лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова һәлак була. Аңа 60 яшь иде.
Машинада шулай ук уенны оештыруда катнашкан дүрт кеше була, икесе авыр хәлдә иде. Шуларның берсе – Ильяс Хәсәнов. Аңа шул ук көнне операция ясалган, егетнең баш миенә кан сауган була. Чаллыдагы хастаханәдән аны Республика клиник хастаханәсенә күчергәннәр, ләкин ул аңына килә алмыйча, бүген иртән хастаханәдә җан биргән. Аңа 30 яшь иде, хатыны, баласы калды.
8 ноябрь Казаннан Чаллыга кайтканда Таштабанова, Хәсәнов һәм уенны оештыручы тагын берничә кеше утырган машина йөк машинасына бәрелә. Рульдә булган Руслан Харисовка зур зыян килмәгән, тавыш режиссеры Руслан Тюпа реанимациядән гомум палатага күчерелгән.
Татар телендә шаяннар һәм тапкырлар клубы хәрәкәте 25 ел элек Чаллыда оешты, уеннарга Уфа, Стәрлетамак уку йортлары студентлары да кушылды. Соңрак ул татар ШТК лигасында әверелде.