Сораштыру: Русия халкы сүз ирегенең әһәмиятен югарырак бәяли башлаган

Русиядә яшәүчеләр кешенең иң кирәкле һәм әһәмиятле хокуклары, ирекләре дип сүз иреген, дин иреген һәм тыныч җыелышларга җыелу хокукын ешрак атый башлаганнар.

Соңгы ике ел эчендә сүз иреген әһәмиятле дип санаучылар саны 34тән 58 процентка кадәр арткан. Левада үзәге күптән түгел уздырган сораштыру шуны күрсәткән.

Мәскәү халкы төбәкләрдә яшәүчеләргә караганда сүз ирегенең әһәмиятен югарырак бәяли: башкалада бу нисбәттән тавыш бирүчеләр саны ике тапкырга күбәйгән, ә урта һәм кече шәһәрләрдә – бер ярым тапкырга. Моннан тыш, гадел мәхкәмә әһәмиятле дип санаучылар 50 проценттан 64 процентка кадәр арткан, дин һәм воҗдан иреге мөһимлеген атаучлар ике ел эчендә ике тапкырга диярлек - 22 проценттан 40 процентка кадәр күтәрелгән.

Тыныч җыелышларга җыелу хокукы исемлекнең ахырында урын алса да, аны әһәмиятле дип санаучылар саны да шулай ук ике тапкырдан күбрәккә арткан. Ике ел элек сораштырылган кешеләрнең 13 проценты гына бу хокукны әһәмиятле дип санаса, быел андыйлар саны 28 процентка җиткән. Моннан тыш, Русия кешеләре иҗтимагый тормышта һәм сәясәттә катнашу хокукын да әһәмияткә ия дип саный. Андыйлар өлеше 16 дан 30 процентка кадәр җиткән.

Сораштыру күрсәткәнчә, үзләре өчен иң әһәмиятле хокуклар дип Русия халкы яшәүгә (78 процент), медицина ярдәменә (70 процент) һәм гадел мәхкәмәгә (64 процент) хокукларын атаган.

Сораштыру октябрь ахырында 50 төбәктә уздырылган. Кешеләргә төрле хокук һәм ирек атамалары күрсәтелгән исемлек тәкъдим итеп, шулар арасыннан үзләре өчен иң әһәмиятлеләрен атауны сораганнар.
Белгечләр әйтүенчә, соңгы арада кешеләрнең хокуклар һәм ирекләр темасын кискенрәк кабул итә башлавына илдә узган пенсия реформасы, халыкның матди хәле начараю һәм 2019 елда Мәскәү шәһәр думасына сайлаулар тирәсендә килеп чыккан җәнҗал сәбәп.