Чечен сугышы ветеранын психиатрия бүлегенә нигә салганнар

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның Зәй районы Поручиково авылында Чечен сугышы ветераны икенче төркем инвалид саналган 43 яшьлек Альберт Гыйләҗев гомер итә. Альберт яшәгән йортны биш ел элек 70 процентка тузган дип тапсалар да, яңа торак һаман бирелми. Адвокат Елена Трофимова инвалид торган шартларны видеога төшереп интернет челтәренә урнаштыргач, Альберт Гыйләҗев сәбәбе аңлашылмаган рәвештә хастаханәгә эләгә. Хәбәрчебез шушы хәлне белешеп кайтты.