МДУ студенты Марат Нигъмәтуллин ФСБ азаплаулары турында сөйләде

2018 елда студентка карата террорчылыкны аклау турында җинаять эше ачылган булган. Нигъмәтуллин сүзләренчә, үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган ике ир студентны уку йортының китапханәсенә алып кереп, аннан үз гаебен тану турында гариза таләп иткән.

Мәскәү дәүләт университетының (МДУ) беренче курс студенты Марат Нигъмәтуллин уку йорты китапханәсендә Федераль иминлек хезмәткәрләре кыйнавы турында белдерә. Бу хакта "Дождь" телеканалы хәбәр итә.

2018 елда студентка карата террорчылыкны аклау турында җинаять эше ачылган булган.

Нигъмәтуллин сүзләренчә, үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган ике ир аннан үз гаебен тану турында гариза таләп иткән. Алар студентны кыйнаган һәм университетның китапханәсенә көч белән алып кергән. Анда хезмәткәрләрнең берсе пычак чыгарган һәм сорауларына "дөрес" җавап бирмәгән орчакта кулына яра салам дигән. Нигъмәтуллин сүзләренчә, аңа 22 җәрәхәт салынган. Травмпунктта боларны раслаганнар. Студент гаебен танымаса, ФСБ хезмәткәрләре аның гаиләсен үтерәбез дип тә вәгъдә иткәннәр дип белдерелә.

Марат Нигъмәтуллин әлеге вакыйга турында полициягә һәм МДУ ректоры Виктор Садовничийга хәбәр иткән.

Былтыр Нигъмәтуллинга карата террорчылыкны аклау турында җинаять эше ачылган. Керич көллиятендә үтерүдән соң, ул вакыйга өчен җаваплылыкны "Инкыйлаби мәктәп укучылары" ("Революционные школьники") оешмасы алды дип язылган листовка тараткан. Студент сүзләренчә, шулай итеп ул сыйныфташ кызының игътибарын җәлеп итмәкче булган. Оешма уйлап чыгарылган ди. 2018 елның декабрендә Нигъмәтуллинны йорт сагына утыртканнар. Ярты елдан соң әлеге чикләү чарасын кайбер гамәлләр кылуны тыюга алмаштырганнар.