Мәхкәмә кырымтатар Әнвәр Сейтосмановны 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте

Әнвәр Сейтосманов

Дондагы Ростовтагы Көньяк хәрби мәхкәмә крымтатар Әнвәр Сейтосмановка карата хөкем карары чыгарды. Ул террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыруда гаепләнә. 

Мәхкәмә Әнвәр Сейтосмановны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлеген оештыруда гаепле дип табып, 17 елга кырыс тәртипле колониягә, бер елга иреген чикләүгә хөкем итте.

Әнвәр Сейтосманов һәм аның туганы Эрнес 2018 елның маенда Акъярның Балыклава районында урнашкан йортларында тентү узганнан соң кулга алынган иде. Эрнесны соңыннан җибәрделәр. Әнвәргә карата җинаять эше кузгатылды.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Әнвәр Сейтосмановны сәяси тоткын дип таныды.

2016 елда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән "Акъяр дүртлеге" дип йөртелгән дүрт кеше – Руслан Зейтуллаев 15 елга, Ферат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примов бишәр елга ирекләреннән мәхрүм ителгән иде. "Мемориал" оешмасы аларны да сәяси тоткын дип таныды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.