"Без акрын гына бетеп барабыз". Себернең төп халкы ничек юкка чыга?

Казас авылы

80 ел элек, 1939 елда, РСФСР Югары шурасы президиумы Таулы-Шор милли районын бетерү турында фәрман чыгара. Ул карар нәтиҗәләреннән шор халкы әле дә тернәкләнеп китә алмый. Тернәкләнә алмабыз да инде ди әлеге милләт вәкилләре.

Борынгы шор халкы вәкилләре (этнос буларак алар мең ярым ел элек барлыкка килгән) бүген үз теле дә, табигате дә, ата-бабалары төзегән авыллары, күнеккән тормышлары да инде калмавын әйтә. Шорлар үзләре дә көннән-көн бетә бара: төрле шәһәр һәм авылларда аларның саны чак кына 10 меңгә җитә.

"Хакимияткә барыбер. Без азлап кына үлеп бетеп барабыз. Күпләр җан асрау белән шөгыльләнә, – ди шор язучысы һәм публицист Любовь Чульжанова, – Яшьләргә җирләребезнең табигый ресурсларын суырып юкка чыгаручы күмер уемнарында хәлдән тайганчы эшләргә кала. Бик күп акыллы, талантлы шор яшьләре Петербурга, Мәскәүгә китә. Мин үзем аларга "Китеп дөрес эшлисез!" дим".

"Яндыру арзанракка төшә"

"Мин үзем күмер уемында 20 елга якын эшләгән кеше. Ул Казас авылы янында урнашкан иде һәм еллар буе минем туган авылымны юкка чыгарды. Әмма Казаста башка эш юк иде" дип сөйли Вениамин Борискин.

Вениамин Борискин

Бүген Борискин – Кузбасстагы күренекле язучы. Дөрес, туган авылы юкка чыккач язучылыкны ташлавын әйтә Борискин. Илһам да килми, язганын укырга кеше дә калмаган.

"Беренче булып, 1971 елда ук әле, Казаста "Сибиргинский" уемы барлыкка килде. Әмма аның зур зыяны юк иде, җитмәсә килгән җитәкчелек тә ярышып эшләүче күмерчеләрнең безгә якты киләчәк оештырачагын вәгъдә итте. Дөрес, күмер чыгару урыны шорларның зур гына Курья авылына туры килде. Аны күмерчеләр шунда ук җир белән тигезләде", дип сөйли Вениамин Борискин.

Аннан соң яңа күмер уемнары ачыла. Алар Казаска терәлеп үк бетә. 1976 елда күмер Казастан 3 чакрым ераклыкта чыгарыла. Шартлату ысулы белән күмер чыгарудан авылдагы йортлар "биеп" тора. Төрле якка чәчелүче ташлар күренеп тора. Авыл үзе ябык пунктка әверелә, анда рөхсәт таныклыгы белән генә үтәргә мөмкин була. Казаска "Ашыгыч ярдәм" машинасын кертмәгән очрак та була.

Элек шорлар яшәгән урында күмер чыгару уемы

Мрассу елгасының ике яры буйлап шорларны гасырлар буе туендырган һәм авылны күмер уемнарыннан ышыклап торган таулар эшкәртелә башлый. Күмерчеләр шорлар өчен изге булган Карагайгаш тавын җимерә.

Елгадан тоташ пычрак су ага иде. Ничек булса, шулай итеп тондырып, малны эчердек, үзебез эчтек

"Әмма су мәсьәләсе Казас өчен иң зур бәлагә әверелде. Елгадан тоташ пычрак су ага иде. Ничек булса, шулай итеп суны тондырып малга эчердек, үзебез эчтек. Башка суыбыз юк иде бит. Кешеләр чирли, үлә башлады. Сары су чиреннән интегә башладылар, ә элек безнең ул чир турында ишеткән дә юк иде. Мал-туар көтүе белән кырылды. Мин абыем белән су өчен көрәштем. Ниләр генә эшләмәдем, бөтен инстанцияләргә дә яздым. Уем вәкилләре килә, чистарту корылмалары төзергә вәгъдә итә, әмма чынлыкта бармакка бармак та сукмый иде", ди Вениамин Борискин.

Ә бит күмер уемы мөдире бер үк вакытта табигатьне саклау шурасы рәисе була.

"Үзебезнең бәлабез хакында мин газетка яздым. Шуннан соң ул үзе авылга килде. Машинада утыра, ә ачуыннан үзенең бугаз төере йөри. Усал итеп миннән: "Нидән канәгать түгел?", дип сорый. Ә мин аны солярка аккан елгага алып бардым. Ул гафу үтенергә тотынды, берни дә белмәдем, ди. Әмма барыбер бернәрсә дә эшләмәде", дип искә ала Борискин.

Казаста яшәү мөмкинлеге калмый. Елгадан алынган суны җирле халык берничә тапкыр тикшерүгә җибәрә, әмма һәрвакыт барысы да тәртиптә дигән бәяләмә ала.

Әмма соң иде инде. Авыл үлгән иде

"Мин Русия президентына (ул вакытта Дмитрий Медведев иде) яздым. Көтмәгәндә Казаска бер зур түрә килде һәм аңа нинди су эчүебезне һәм ничек яшәвебезне күрсәтер өчен мине эштән чакыртып алдылар. Ул шаккатты. Үзенә күмер уемының, прокуратураның, санитар эпидемиологик станциянең җитәкчеләрен чакыртты, бик каты сөйләште, халык зарын ишетмәүләре өчен шелтәләде. Әмма соң иде инде. Авыл үлгән иде. 36 ел табигатьне мыскыл иттеләр. Елга һәм тайга үлде. Балык бетте, җанвар китте, кошлар калмады", ди Вениамин Борискин.

Юкка чыккан Казас авылындагы элекке йорт

Шорларның Казас авылы 2014 елда Җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгарыла.

"Мин Чувашка авылында йорт салдым – ул туган авылым янында гына. Даими шунда барам – күңелем тарта. Бервакыт шул тирәдән чаңгыда узып барганда яр буенда зур бина салып ятуларын күрдем. Күмер чыгаручылар мин 40 ел чамасы төзетергә тырышкан су чистарту станциясе төзеп яталар икән. Әмма безнең Казасика елгасында су барыбер әллә ни чистармаган – махсус барып карадым", ди Борискин.

2012 елда ук Вениамин Борискин: "Җир астыннан миллионнарча тонна күмер чыгарган күмер генераллары җирле халыкның тормышын яхшырту өчен берни дә эшләмәде. Аларның вәхшилеге өчен кем җавап бирер? Минем туган авылымда яшәгән халыкны үтереп бетерү сәясәте алып барган өчен кем җаваплы? Исән калганнар җавап таләп итә!" дип язган.

Соңрак яндырулар башланды – китәсе килмәгәннәрнең өйләре янды

"Мин нибары кешеләргә башка урында торак сатып алу өчен җитәрлек компенсация бирүләрен сорадым. Мыски шәһәре хакимияте башлыгы изүләрен ертып, безнең өчен калкан булып торачагына антлар итте. Ә чынлыкта безне күмерчеләргә ботарлап ташларга бирделәр. Авылда яшәүчеләрнең берсе дә үз хокукларын белми иде, ә күмерчеләр тулы юристлар штаты белән килде, безне ахмакларга санап, арзан хакка сатып алырга тырышты. Ул вакытта үгетләүләргә ризалашканнар, соңыннан терсәкләрен тешләрдәй булды. Әмма күпчелек нык торды, тик аннан соң уем мөдире үзе өйдән өйгә йөреп, хакны икеләтә арттырды. Ә соңрак яндырулар башланды – китәсе килмәгәннәрнең өйләре янды. Күрәсең, яндыру түләүгә караганда арзанракка төшкәндер", дип искә ала ул.

"Электр зэклар белән бергә китте"

Таулы Шория Кузбассның көньяк өлешен били. Анда тайга үскән Төньяк Алтай сырты һәм бихисап күмер уемнары урнашкан. Үзенең исемен бу төбәк үзенчәлекле шор халкыннан алган. Ә аларны XIX гасырда галим-тюрколог Вилһелм Радловның җиңел кулыннан эре шор кавеме исеменә карап атаганнар.

Шорлар исә үзләрен тадар дип атый.

Таулы Шория

Шор авыллары – Кузбасс җирендәге иң борынгы торак пунктлары. Шорлар гел шунда яшәгән. Этнос буларак VI-VIII гасырларда формалашканнар.

"Мин тумышым белән Сыркаш Орбун дигән шор авылыннан. Ул хәзер Междуреченски шәһәре эчендә. Аңа 2-3 мең ел элек нигез салынган. Таулы Шория территориясендә 5 мең ел элек нигез салынган авыллар да бар иде. Ул вакытта Таулы Шория аша Сагай даласыннан Бөек далага баручы ике борынгы зур юл үтә иде. Берсе Кабырзе буйлап һәм хәзерге Таштагол аша үтә. Икенчесе – хәзерге Междуреченски, Мыски һәм Новокузнецки аша Том буйлап", дип сөйли филология фәннәре кандидаты Геннадий Косточаков.

Шор халкын телгә алулар борынгы Кытай хроникасында сакланган. Шорлар тимер кою, аннан корал һәм тормыш кирәк-ярагы ясау осталыгы белән бөтен Себергә дан тоткан.

Таулы Шориядә кайсы гына яланга карама – ул авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең эзе. Халык анда игенчелек белән шөгыльләнгән, шуның өчен урман төпләгән, дип аңлата Косточаков. "Авыл хуҗалыгы культураларын тайгада үстерү – авыр хезмәт. Буш җирләргә мохтаҗлык һәрвакыт зур булган. Өлкән буын туганнарымның сазлыкта суга бата-бата печән чабуы хакында сөйләүләрен хәтерлим", ди ул.

Иске шор авылы

Столыпин реформасына кадәр монда тулысынча диярлек шорлар гына яшәгән. Ул вакытта Шориянең бер өлеше Алтай тау бүлгесенә кергән һәм анда урысларга төпләнеп яшәргә рөхсәт ителмәгән.

Совет чорында, 1925 елда автоном бүлге хокукларына ия булган Таулы-Шор милли районы төзелә. Ә 1939 елда аны Совет берлегендәге барлык милли районнар кебек үк оптимальләштерәләр. Шор халкы шуннан соң бернинди хокуксыз торып кала.

Шор гаиләсе

Шул вакытта, Геннадий Косточаков сүзләре белән әйткәндә, "совет хөкүмәте Шорияне иректән мәхрүм ителгәннәр белән күмә".

"Шорлаг 1930нчы еллар ахырында төзелә, аның исәбенә 500 лагерь керә иде. Алар аша репрессия елларында 2 миллион кеше үтте. Ә хөкем ителгәннәр белән тайгага кибетләр һәм дизель генераторларының электр энергиясе килде. Дөрес, алар лагерьлар булган җирдә генә барлыкка килде. Хәтта лагерьлар белән күрше булган авылларда да алар юк иде. Тайга киселгәч, лагерьлар икенче урынга күчә иде. Һәм авылларда тормыш сүнә иде. Башкача цивилизация уңайлыклары – электр, кибетләр юк. Аучылык кебек гадәти һөнәргә дә әйләнеп кайту мөмкин түгел – җанвар тайга белән бергә үлде", ди Косточаков.

Усть-Кабырза авылында сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә музей ачылган

40лап шор авылы әле булса даими электр энергиясе белән тәэмин ителми. Авылларның бер өлешенә 2000нче елларда гына электр кертелә. Күбесендә дизель генераторлары эшләп чыгарган электр. Алар көненә берничә сәгать кенә, гадәттә кичләрен эшли.

"Шор авыллары җир йөзеннән электрлаштыруга караганда тизрәк юкка чыгар, ахрысы, – дип сөйли Косточаков, – Экспедицияләрнең берсендә без бик моңсу хәлгә шаһит булдык: Чилису-Анзас авылы яныннан нибары 500 метр ераклыкта электр линияләре үтә, электр магниты тәэсире нык көчле, әмма шул ук вакытта авыл халкы утсыз утыра".

Усть-Кабырза авылында

"Җәен мин Усть-Анзаска үземнең Мәскәүдәге партнерларымны алып бардым – экзотика белән шаккатырасым килгән иде үзләрен. Алар гаҗәпләнеп кенә калмады, ә XXI гасырда ничек электрсыз яшәмәк кирәк дип исләре китте. Дизель генераторын көненә ике сәгатькә генә кабызалар. Ипине утын ягып, мичтә пешерәләр. Авылларда кечкенә балалар күп, әмма мәктәпләр юк. Дөрес, кибет бар – агач "тавык тәпиле" йорт. Җирле халык безне күрү белән сырып алды. Ирләр балык тәкъдим итәргә кереште. Аларга түләргә дип мәскәүләр банк карталарын чыгарды. Тик ул карталар анда файдасыз пластик кисәкләре генә бит", дип сөйли Новокузнецкидагы эшкуар Евгений Михайлов.

"Урманны аучылары белән бергә саттылар"

Михайлов сөйләгән Усть-Анзас 1990нчы елларда барлыкка килгән Шор дәүләт табигый паркы җирлегендә урнашкан. Бер яктан караганда, парк халык өчен булдырылган, ләкин соңрак аның идарәсе белән җирле халык арасында низаг туа. Шорларга авыллары чикләреннән чыгарга ярамый башлый, печән чабу, мал көтү, бәрәңге утырту, ауга чыгу тыела. Шулай ук Мрассу елгасында моторлы көймәләрдә йөзәргә, табигый парк идарәсе рөхсәтеннән тыш балык тотарга да ярамый. Ә рөхсәт алу өчен түләргә кирәк.

Халык үз туган җирендә, ата-бабалары элек-электән балыкчылык белән шөгыльләнгән җирләрдә браконьер булып чыга

"Авыл кешеләре балык тота инде, әмма тикшерүче күреп калса, штраф сала. Халык үз туган җирендә, ата-бабалары элек-электән балыкчылык белән шөгыльләнгән җирләрдә браконьер булып чыга", дип сөйли публицист Любовь Чульжанова.

Михаил Тодышев Шорлар хокуклары өчен 1990 еллардан бирле – башта Кузбасста, аннары федераль һәм халыкара дәрәҗәләрдә көрәшә.

Михаил Тодышев

Тодышев БМОның асаба халыклар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче эшче төркемендә катнаша. Соңгы елларда асаба халыклар хокукларын яклаучы кануннарга мөһим үзгәрешләр кертелде, ләкин алар Кемерово өлкәсендә эшләми ди ул.

"Кузбасс 1990нчы еллардагы "төшенчәләр" белән яши һәм биредә федераль кануннар эшләми дигән хис бар. 2017 елның гыйнварыннан шор халкы аксакаллары шурасы тайга авылларында яшәүче шорларга бушлай ауга чыгарга рөхсәт сорап ул вакыттагы губернатор Аман Тулеевка берничә тапкыр хат та язып карады. Җавап булмады", ди хокук яклаучы.

Яңа губернатор Сергей Цивилев 2019 елның җәендә ау ресурсларының чикләрен билгеләү турында карар чыгарды, ләкин анда азсанлы асаба халыкларның хокуклары исәпкә алынмады.

Тодышев сүзләренчә, шорлар "традицион ауга" хокукларыннан мәхрүм ителгән. Ә бу төшенчә "Ау турында" федераль канунга кертелгән. Шул ук вакытта аучылык 2009 елда Русия хөкүмәте тарафыннан расланган азсанлы асаба халыклар шөгыльләнүче 13 төрле эшчәнлекнең берсе булып тора.

Кешеләр җирләре белән сатылды

"Шорлар гасырлар дәвамында ауга йөргән Междуреченски шәһәр бүлгесе җирлегендәге аучылык биләмәләре аукционга чыгарылып, 24 елга арендага бирелде. Анда асаба халыкларга бер кагылышы да булмаган эшмәкәр җиңде. Ә шор аучылары үз җирләрендә браконьер булып калды. Аерым очракларда аларга кайбер бүленеп бирелгән урыннарга ауга чыгарга рөхсәт ителә, ләкин бу хакта килешү төзелми, шартлары начар. Мисал итеп, мондый вазгыять Ортон авылында килеп туды. Анда 70тән артык аучы үз җирләрендә яңа хуҗаларга хезмәт итәргә тиеш. Кешеләр җирләре белән сатылды", ди Тодышев.

Элек шор авылында балык тоту

Күп еллар дәвамында шорлар төбәк хакимиятләреннән азсанлы асаба халыкларның традицион яшәү һәм хуҗалык алып бару урыннарын яңадан карауны сорый. Әле ул исемлеккә шорлар берничә йөз ел яшәгән авыллар кермәгән.

"Бу исемлектә хәтта Шерегеш һәм мин яшәгән Каз да юк, гәрчә бу авылларда шорлар борынгы заманнардан яши. Ә менә бер шор да яшәмәгән Тенеш станциясе кертелгән. Дөрес, аның янында йөзләгән шор күмелгән зират бар. Кузбасс хакимияте Тенешне шуңа күрә шор халкының традицион яшәү урынына керткән дип кайчак ачы шаяртып та алабыз", дип сөйли Михаил Тодышев.

Тыелган тел

"Дистәләгән еллар шор теле тыелган иде дип әйтергә мөмкин, ул телдә берни дә бастырырга ярамады, мәктәптә укытылмады", дип сөйли Геннадий Косточаков.

50 елдан артык шор теле ясалма рәвештә язма телсез калдырылган

Беренче шор грамматикасын 1869 елда ук этнограф һәм телче, Алтайда чукындыру миссиясе миссионеры протеирей Василий Вербицкий төзегән. Ул шор телен саян-алтай теленең төньяк диалекты буларак системга салган, сүзлек төзегән һәм Тәүратны (Библия) шор теленә тәрҗемә иткән. Ә Совет берлеге чорында бары берничә шор эпосы гына урыс телендә чыккан, шор грамматикасы соңгы тапкыр 1941 елда басылган. Аннан соң 50 елдан артык шор теле ясалма рәвештә язма телсез калдырылган.

Любовь Чульжанова сөйләвенчә, шор халкының традицияләре торгызылуга өмет 1990нчы еллар башында уяна.

Любовь Чульжанова

"Юктан башларга туры килде, чөнки моңа кадәр 50 ел бер китап та, бер җыр да булмады, шор мәдәниятен беркем өйрәнмәде. Аннары семинарлар, конференцияләр уза башлады, шор телендә дәреслекләр, журналлар һәм газетлар барлыкка килде, китаплар басылды, радио һәм телевидение эшләде, шор теле курслары ачылды", дип искә ала ул.

1990 елда Яңа Кузнецки педагогия институтында шор теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылды. Аңа нигез салучы һәм җитәкчесе Андрей Чудояков Междуреченски янындагы Карай авылында туган. Колхозда эшләгән, 14 яшендә шахтер булган, сугышны узган.

"Ул туган мәдәниятен яратучы, халкына тугры калучы чын мәгънәсендә галим һәм мәгърифәтче иде. 1990нчы еллар башында Андрей Ильич беренчеләрдән булып шор җыеннарында чыгыш ясады, шорларны берләшергә, автономияләр төзергә чакырып шәһәрләр буйлап йөрде", ди Геннадий Косточаков.

Андрей Чудояков 1994 елда 66 яшендә вафат була.

"Шорлар физик яктан югала бара. Без һәлак булабыз", дип язды Чудояков. Дәлил буларак ул Карай авылын китерә. Анда 1960-1990 елларда дистәләрчә кеше эчеп үлгән, үз-үзенә кул салган яки үтерелгән. Мондый хәлләр шорлар яшәгән бөтен авылларда да була.

Элекке шор авылында яшәүчеләр

Профессор Чудояков шор теле бетсә, этнос та бетәчәк дип әйтә торган булган һәм юкка чыгуны туктатып булуга ышанган. Кафедра хезмәткәрләре семинарлар уздырган, авылларда йөргән, шорлар яши торган урыннарга экспедицияләргә чыккан, уникаль материал җыеп бастырган.

Геннадий Косточаков

"1970 елларга кадәр шор авыллары ике телле булган. Сыркаши авылында йортта без шор телендә дә, урыс телендә дә сөйләшә идек. Шор телендә миңа әни бишек җырлары җырлый иде. Ә менә мәктәптә бары урыс телендә генә укыдык… Ана телемдә сөйләшү ишетсәм, күңелем эреп китә. Шор теле урыс теленә бөтенләй охшамаган, анда җырлап сөйләшәләр. Кызганыч, туган телне шорлар белми диярлек, ул бары тик авылларда яшәүче картларда гына калды", ди Геннадий Косточаков.

Андрей Чудояков ачкан кафедарны 2010 елда ябалар. Ул дөньяда шор теле һәм әдәбиятының бердәнбер кафедрасы иде.

Педагогия институтында шор теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алырга мөмкин булган бер юнәлеш калган. Анда төп бүлеккә керергә баллары җитмәгән берничә студент белем ала.

Шор фольклор бәйрәме

Югары уку йортында әлеге белгечлеккә абитуриентлар табу авыр диләр. Булачак студентлар белән тайгадагы шор авылларына барып шөгыльләнү мөмкин түгел. Иске йортлар гына булган авылларда кеше дә калмаган диярлек. Кайбер шор авылларында гына мәктәпләр бар.

Шор мәдәниятен фольклор ансамбльләр чыгышларында гына күрергә мөмкин

"1970нче еллардан башлап, шор авылларында бары тик башлангыч мәктәпләр генә эшләде. Алары да бөтен авылда да юк иде. Урта мәктәптә уку өчен балаларны интернатларга җибәрделәр. Ә хәзер ул мәктәпләр дә ябылды. Укытучыларга эшләргә урын юк. Безнең тел үлә. Дөньядан соңгы кайчлар – шор чәчәннәре китә. Шор мәдәниятен авылларда түгел, фольклор ансамбльләр чыгышларында гына күрергә мөмкин", ди Геннадий Косточаков.

"Бүген яшьләр генә түгел, 30-40 яшьлек шорлар да туган телләрендә сөйләшми. Ә яшьләр сөйләшми икән, халык бетәчәк. Якын киләчәктә үк бетәчәк. Безнең милли бәйрәмнәр – пайрамнар шоуга әйләнәчәк. Мин үземне көрчектә дип хис итәм, яктылык күрмим. Шорлар үлә. Һәр җанисәп шорларның тагын ике меңгә кимүен күрсәтә. Бердәнбер өмет – Аллаһ могҗизасы минем халкымны коткарыр", ди Любовь Чульжанова.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии