Абхазия президенты вазифасыннан китә

Абхазия президенты Рауль Хаджимба

Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия президенты Рауль Хаджимба 12 гыйнварда вазифасыннан китүен игълан итте.

Хаджимбаның вазифадан китү турында гариза язуы игълан ителер алдыннан Сухумидагы президент утырмасы каршында бер меңләп кеше протест митингына җыелды. Протест белдерүчеләрнең бер өлеше анда дүрт чакрымлап ераклыктагы президент идарәсе яныннан җәяү, бер өлеше машиналарда килде.

Протест белдерүчеләр Хаджимбаның кичекмәстән вазифадан китүен таләп итте. Хаджимба, әгәр протест белдерүчеләр таралса, вазифадан китәчәген белдерде. Бу җыелган кешеләрнең ачуын гына чыгарды. Тагын ун минутлап вакыт узгач президентның китү турында вазифа имзалаганлыгы игълан ителде.