Уфада "Башкорт әдәбияты тарихы”ның 7нче томы дөнья күрде

Башкортстанның "Китап" нәшрияты чыгарган китаплар

Китапның беренче алты томы 23 ел элек чыккан. Җиденче том бүгенге көн башкорт әдәбиятының торышын тасвирлый.

Уфада “Китап” нәшриятында “Башкорт әдәбияты тарихы”ның җиденче томы чыкты. Алдагы алты томы әдәбият галиме, академик Гайсә Хөсәенов җитәкчелегендә эшләнеп, башкорт әдәбиятының борынгы чорлардан башлап Советлар берлеге чорын һәм аннан соңгы елларны колачлый иде дип искәртә “Башинформ”. Беренче алтытомлык 1990–1996 елларда дөнья күргән.

Яңа том XX гасырның 90нчы елларыннан алып бүгенге көн башкорт әдәбиятына багышланган. Китапта шигърият, проза, драматургия, балалар әдәбияты, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсеннән мәкаләләр урын алган. Башкорт әдипләре Нәҗип Исәнбаев, Шакир Янбаев, Тәлха Гыйниятуллин, Әнгам Атнабаев, Рәшит Шәкүр, Кадим Аралбай, Тансулпан Гарипова, Факия Тугызбаева, Тамара Ганиева, Әмир Әминов һәм башкаларның иҗатына күзәтү ясалган. Шулай ук 1995–2015 елларда әдәби тормыш ничек барганы турында сөйләнә.

Җиденче томның баш мөхәррире – филология фәннәре кандидаты Миңлегали Надирголов.