ТИҮ активисты Рәис Хәбиров мәхкәмәсе киләсе атнага күчерелде

Рәис Хәбиров

Казанда өстәмә психик экспертиза уздыру таләп ителгән ТИҮ активисты Рәис Хәбиров мәхкәмәсендә бүген Хәбиров һәм аның шаһитларын тыңладылар. Утырышка зыян күрүче тараф килмәде. Хөкемдар мәхкәмә утырышын киләсе атнага күчерде.

22 гыйнвар Казанның Совет районы мәхкәмәсендә ТИҮ активисты Рәис Хәбиров эшен тикшерү дәвам итте. Бер атна элек узган утырышта зыян күрүче һәм аның шаһитлары чакырылган булса да, алар бүгенге утырышка да килмәде. Хөкемдар утырышны аларсыз уздырды.

Хәбировны яклап өч шаһит - Хафизов, Фәйзрахманова һәм Сабирова катнашты, алар Хәбировның кешелекле, психик яктан сәламәт булуын белдерде. Гаепләүче ягыннан биш шаһитның берсе - Әнвәр Гомәров кына катнашты.

Прокурорның Гомәровка нигезсез сораулар биреп, аннан башка төрлерәк җаваплар алырга теләве сизелде. Хәбировның адвокаты Алексей Златкин хөкемдарга моны искәртеп торды.

Хәбировка карата Русия җинаять кодексының 115нче маддәсе нигезендә ачылган җинаять эшендә зыян күрүче Оношкин һәм аның хатыны килмәсәләр дә, хөкемдар бүгенге утырышта Рәис Хәбировны тыңлауны кирәк дип тапты.

Хәбиров, Оношкин белән ике арада килеп чыккан сугышуны Оношкинның үзенең башлавын, аның фатирында ремонтның бер өлешен эшләгән өчен акча түләмәвен, эш кораллларын алырга дип килгәч үзен изүеннән күтәреп алып, үтерү белән янавын һәм башына сугуын әйтте. Минем Оношкинга җавап итеп сугуым бары тик саклану максатыннан гына булды диде ул.

Нәтиҗәдә ике сәгатьләп барган утырыштан соң хөкемдар утырышны 29 гыйнвар дәвам итү карары чыгарды. Оношкин һәм Оношкина киләсе утырышка мәҗбүриләп китереләчәк.

БУ ТЕМАГА: Адвокат: "ТИҮ активистына карата психиатрия сәяси максатларда кулланыла"

Мәхкәмә утырышыннан соң Хәбировның адвокаты Алексей Златкин Азатлыкка, бүгенге утырышта чыгыш ясаган шаһитлар Хәбировның психик яктан авыру кеше түгеллеген һәм җәмгыятькә зыян бирә торган кеше булмавын ачык күрсәттеләр, диде.

"Болар Казандагы психик экспертиза үзәгенең Хәбировка карата чыгарган карарының адекват түгеллеген дәлилләде. Моннан тыш, Хәбировның мәхкәмә утырышында ясаган чыгышыннан аңа беренче булып зыян күрүче саналган Оношкинның сугуы ачыкланды. Зыян күрүче инде икенче мәхкәмә утырышына килми. Без аны мәҗбүриләп алып килүне таләп иттек, бу вакыйганы аның авызыннан тыңларга кирәк дидек.

Барлык бу материаллардан соң кирәк дип табылган очракта Хәбировка өстәмә психик экспертизаның Мәскәүдә уздыруны таләп итәбез. Чөнки Казан үзәгендә уздырылган психик экспертиза нәтиҗәләре бернинди кысаларга да сыймый", диде адвокат Алексей Златкин.

15 гыйнвар Казанның Совет районы мәхкәмәсендә узган утырышта активист Рәис Хәбировның эше, зыян күрүче һәм шаһитларның килмәве сәбәпле 22 гыйнварга күчерелгән иде.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбиров узган елның июнь башында мәхкәмә карары белән психиатрия хастаханәсенә ябылган иде. Ул анда ачлык игълан итте. 5 июльдә аның хастаханәдән чыгарылуы билгеле булды.

Рәис Хәбировны "корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу" маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Активист үзе хакимият аны оппозиция вәкиле буларак төрмәгә утыртырга тели дип саный.