Чит илдән акча алучы медиалар арасында RT, ТАСС һәм Интерфакс бар

Русиядә чыга торган 400дән артык матбугат чарасы чит илдән акча алулары хакында Роскомнадзорга хисап биргән. Алар арасында дәүләт матбугат агентлыклары һәм телеканаллары бар.

2019 ел нәтиҗәләренә караганда, Русиядә чыга торган матбугат чараларының 400дән артыгы чит илдән финанс ярдәм алган. Алар арасында дәүләт медиалары да, мәсәлән, RT һәм ТАСС, Интерфакс агентлыгы, Газпром-Медиа ширкәтенә караган телеканаллар да бар. Моны Роскомнадзор документлары белән танышканнан соң МБХ медиа ачыклаган.

RT һәм аның төрле бүлекләре (RBTH, Radio RT, RT Documentary) 2017 елдан бирле чит илдән акча ала. Интерфакска 2016 елдан бирле чит илдән финанс ярдәм күрсәтелә. Газпром-Медианыкы булган Матч ТВ, НТВ-плюс, Наш Футбол һәм башка спорт каналлары да исемлеккә кергән. СТС каналы да берничә тапкыр чит илдән акча алуы хакында хисап биргән.

Роскомнадзор исемлегендә Коммерсант, Ведомости, Кавказский узел, 7×7, Сноб, Новая газета, The New Times һәм башка матбугат чаралары да бар. Шулай ук дәүләти һәм хосусый ширкәтләрнең корпоратив басмалары (мәсәлән, Вестник РусГидро, Вестник АЛРОСА, Вестник Ростелекома, Российские сети) чит илдән акча күчерелүе хакында хисап биргәннәр.

Исемлеккә кергәннәрнең күпчелеге исә чит илдәге Бурда, Де Агостини, Конде Наст, Херст Шкулев Паблишинг һәм башка нәшриятлар чыгара торган басмалар булып тора. Алар чыгарган журналлар арасында Glamour, Tatler, Vogue, Maxim, Men’s Health һәм башкалар бар.

Чит илдән акча алу турында хәбәр итү мәҗбүрияте Русия матбугат чаралары өчен 2016 елда кертелде.

2019 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин "ят агент" медиа материалларын әзерләүдә катнашучы һәм аның хәбәрләрен таратучы физик затларны да "ят агент" дип танырга мөмкинлек бирүче канунга кул куйды. Шулай ук "ят агент" медиалар өчен штрафлар кертүче канун да имзаланды. "Ят агент" исемлегендә торучы басмалар 2020 елның 1 февраленә кадәр Русиядә юридик зат булып теркәлергә тиеш. "Ят агент" медиада чыккан материалларда аларның "ят агент" тарафыннан булдырылганы күрсәтелергә тиеш. Бу таләпләрне бозган очракта 5 миллион сумга кадәр штраф салу каралган.