Башкортстан арбитраж мәхкәмәсе Башкорт корылтаеның "Эхо Москвы"га шикаятен канәгатьләндермәде

Дөнья башкортлары корылтаеның "Эхо Москвы в Уфе" радиосына  карата биргән шикаятен мәхкәмә нигезсез дип тапкан.

Башкортстанның арбитраж мәхкәмәсе Дөнья башкортлары корылтаеның "Эхо Москвы в Уфе" радиосына каршы биргән шикаятен караган. Мәхкәмә Корылтайның дәгъваларын кабул итмәскә дигән карар чыгарган. Бу турыда "Эхо Москвы” в Уфе" сайты хәбәр итә.

Дөнья башкортлары корылтае сәясәт галиме Дмитрия Михайличенконың 2019 елның июнендә язылган материалы нигезендә дәгъва белдергән иде. "Эхо Москвы в Уфе" редакциясе бу материалны үзенең сайтына күчереп бастырган. Материалда автор Башкортстанның бүгенге җитәкчесе Радий Хәбировның республика белән Рөстәм Хәмитов җитәкчелек иткән вакытта Хәмитовка карата төрле этлекләр эшләп йөргәнлеге, аңа бу эшчәнлегендә башкорт милли оешмалары ярдәм иткәнлеге әйтелә.

Дөнья башкортлары корылтае бу сүзләр оешманың намусын каралта дип, мәхкәмәгә шикать итте. Шикаять авторлары оешмага салынган рухи зыянны каплау өчен "Эхо Москвы в Уфе" редакциясеннән 10 миллион сум түләргә тиеш дип белдерде.

"Эхо Москвы" үз чиратында Михайличенко материалында башкорт корылтае турында бер сүз дә әйтелмәгәнен ассызыклый. Ләкин Корылтай вәкилләре Башкортстанда рәсми теркәлгән башкорт милли оешмасы берәү генә булганын искәртә.

Башкорт корылтаеның "Эхо Москвы" редакциясенә дәгъвасын берьюлы ике төр мәхкәмә карый. Оешма вәкилләре башта шикаятен Уфа шәһәре Ленин районы мәхкәмәсенә илткән булган. Ленин районы мәхкәмәсе шикаятьне теркәүдән баш тарткан. Корылтай моны канунсыз дип табып Башкортстан югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Югары мәхкәмә бу таләпне кәнәгатьләндереп, Ленин районы мәхкәмәсенә эшне тикшерүгә кире кайтырга кушкан. Ул арада Корылтай Башкортстанның арбитраж мәхкәмәсенә дә шикаять биреп өлгергән була.

Ленин районы мәхкәмәсендә бу эш нигезендә утырыш 5 февральдә дәвам итәчәк диелә.