Татарстан Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы төбәкләр унлыгына кергән

Владимир Путин

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы мөрәҗәгатькә 27 меңнән артык кеше кул куйган. Иң актив төбәкләр исемлегендә Татарстан да бар.

"Конституция түнтәрелеше һәм хакимиятне узурпацияләүгә каршы" манифестка дүрт көн эчендә 27 меңнән артык кеше кул куйган. Башта Новая газета интернет-сәхифәсендә дөнья күргән манифестның үз сайты булдырылган.

Манифестны хуплап иң күбе Мәскәү һәм Петербур кешеләре кул куя. Бу шәһәрләргә имза авторларының якынча 29,7 һәм 11,1 проценты туры килә. Өченче урында – Свердлау өлкәсе (2,8%). Аннан чак кына калышып Краснодар крае килә (2,6%). Кул куюда актив катнашучылар арасында Новосибирски (1,8%), Самар (1,8%), Ростов (1,7 %), Түбән Новгород (1,7%), Чиләбе (1,6%) өлкәләре дә бар. Татарстан милли республикаларның бердәнбер вәкиле булып тора һәм ул 1,3 процент белән беренче унлыкны йомгаклый.

Кул куючылар арасында пенсиядәге кешеләр күп (2764), инженерлар (1882), эшмәкәрләр (716), юристлар (692), програмчылар 596), табиблар (342), укытучылар (305) һәм башка һөнәр вәкилләре бар.

24 гыйнварда "Новая газета" Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы манифест чыгарды. Аның авторлары Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне "Конституция түнтәрелеше" дип атады, һәм бу хакимиятне узурпацияләү максаты белән эшләнә дип белдерде.

Беренчеләр булып мөрәҗәгатькә журналист һәм муниципаль депутат Илья Азар, икътисадчы Сергей Гуриев, сәясәтче Юлия Галямина кул куйды. Мөрәҗәгатьне теләгән һәркем имзалый ала.

15 гыйнварда Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.

Күп кенә сәясәтчеләр Конституция реформасын Путинның 2024 елда үзенең президентлык мөддәте тәмамланганнан соң ил белән идарә итәргә калырга омтылу дип кабул итте. Путин соңыннан Дәүләт шурасын яки "Бердәм Русияне" җитәкләр дигән фаразлар булды.