Йөрешне оештыру штабының беренче утырышы 27 гыйнвар Киевта узды. Анда йөрешне 3 май үткәрергә карар ителде. Бу чараның максатлары — Кырым чиген узып, халыкара оешмаларның Кырымга карата кабул иткән караларның Русия тарафыннан үтәлмәгәнен күрсәтү, Кырымны аннексиядән азат итү. Мәҗлес әгъзалары чиктән узганнарны тоткарлау ихтималы турында да белдерә.
31 гыйнвар Украинаның мәгълүмати сәясәт министрының элекке урынбасары Эмине Джеппар Киевта АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео белән очрашуда Кырым мәсьәләсе турында сөйләшкән һәм 3 май узачак йөреш турында да мәгълүмат биргән. Бу хакта Джеппар Фейсбуктагы битендә хәбәр итте.
АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео 31 гыйнвар Киевта Украина президенты Владимир Зеленский белән сөйләшүләрдән соң узган матбугат очрашуында Кушма Штатлар Кырымның Русия тарафыннан аннексиясен беркайчан да танымаячак дип белдерде. АКШ дәүләт департаменты белдерүендә эйтелгәнчә, "Русия Донбасстагы агрессияне һәм Кырым оккупациясен туктатмый торып, Русиягә кертелгән чикләүләр алынмаячак".
Азатлык 3 май узачак йөреш хакында кайбер фикерләрне туплады.
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров:
"Без төрле илләрнең илчеләре белән очрашулар үткәрә башладык, ләкин алар белән булган конкрет сөйләшүләрнең эчтәлеге, аларның бу мәсьәләгә карашларын якын араларга яңгыратмаячакбыз. Беренче чиратта халкара оешмаларны: Европа парламенты, андагы төрле илләрнең депутатлар төркемнәрен, ОБСЕ, НАТО, БМО вәкилләрен чакырачакбыз. Шулай ук Украина Югары Радасының 432 депутатына аерым-аерым мөрәҗәгать итәчәкбез, Украина хакимияте вәкилләрен, танылган волонтерлар, экспертларны чакырачакбыз. Кайсы илдән, кайсы оешмалардан кемнәр катнашачыгыны турында апрель ахырында сөйләрбез.
Халыкара оешмалар алты ел буена Русиянең Кырымнан чыгуын, Кырымны Украинага калдыруын таләп иткән дистәләрчә каралар кәгәзьдә генә кала. Шуның өчен без аларның вәкилләре белән административ чик аша узарга телибез, алар кабул иткән карарларның үтәлү-үтәлмәвен күрсеннәр. Кырымда яшәүче кырымтатарлар кайчан читтән ярдәм булыр да кайчан Кырым азат булыр дип көтеп яшиләр. Чиктә тоткарлау куркынычы бармы-юкмы дип тагын 6 ел көтеп утырсак, Кырымда кырымтатар рухы калмаячак. Шуның өчен "Өйгә юл" — "Дөнья көч куллануга һәм оккупациягә каршы" дигән чара игълан иттек һәм аны башкарачакбыз", диде Рефат Чубаров.
Мәҗлес әгъзасы Эскендер Бариев:
"Русиядә кырымтатарларның киләчәге юк. Мин бу йөрештә катнашачакмын. Кеше аз булса, безне кулга алырга мөмкиннәр. Без тарихтан беләбез — Русия кырымтатарларга гел басым ясап торды, аларны юк итәргә тырышты. Без көрәшебезне күрсәтергә тиешбез. Донбасс һәм Лугански хакында сөйләгәндә Кырым хакында да сөйләргә тиешләр. Хәзер Кырым мәсьәләсендә Украина хакимияте тарафыннан бер стратегия күрмим, ләкин Мәҗлес, активистлар Украинада Кырым мәсьәләсен күтәрергә, аңлатырга тиеш."
Исемен әйтмәскә үтенгән Кырымдагы мәҗлес әгъзасы:
"Мустафа Җамилев, Рефат Чубаровка Кырымга 5 елга керүне тыйган карар мөддәте чыкты, ләкин алар Кырымга һаман кайта алмыйлар, чөнки аларга Русиянең конституцион нигезләренә янауда гаепләп җинаять эше ачылганын, бу хакта Рефат Чубаров үзе сөйләгән иде.
Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеров, Ахтем Чийгоз Төркия президенты Реҗеп Эрдоган ярдәме белән алмаштырылып Кырымнан чыгарылдылар. Алар Кырымга барсалар, аларга да куркыныч яный. Русия хезмәтләренең аларга илгә керү тыелганы хакында бернинди карары мәгълүм түгел, ләкин яшерен карарлар булу ихтималы юк түгел, аның өчен бу мәсьәләне чиктән узганда гына тикшерергә мөмкин ди адвокатлар. Гомумән алганда, аннексияләнгән Кырымда кырымтатар халкы нишләргә тиеш дигән сорау тора. Бу йөреш моңа ниндидер җавап бирер дип уйлыйм.
Чик аша узарга әзерләнгән катнашучыларга чыннан да тоткарлаулар янаячагы турында Кырым ягыннан да кисәтүләр булды.
Русия думасына дөнья танымаган Кырымнан депутат итеп сайланган (Кырым самооборонасының элекке җитәкчесе) Михаил Шеремет "Кырымтатар Мәҗлесе планлаштырган йөрештә катнашучыларны Кырымда каршылап, "кызу башларны изоляторларда акылга утыртырга" җыеналар диде.
Русия Федерациясе шурасына Татарстаннан сайланган Олег Морозов "Кырымтатар халкы мәҗлесенең Кырымга йөреш оештыру гамәле үңышсыз тәмамланыр", дип белдерде.
Русия думасына Кырымнан сайланган Сергей Цеков "Чубаров бу йөрешне Русиягә каршы булган халыкара оешмаларның игътибарын җәлеп итү өчен оештыра. Бу йөреш булса да ул украин милләтчеләренең йөреше булачак", диде.
Кырымтатар халкы корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев бу янауларга бәя биреп Азатлыкка болай диде:
"Алар бөтен җирдә Кырым ирекле, азат дип сөйлиләр икән, йөрештә катнашучыларга комачауламыйча аларны Кырымга кертсеннәр, алар үзләре бөтен нәрсәне күрсеннәр. Ләкин без инде хәзер үк ниндидер янаулар яңгыраганын, паника башланганын күрәбез. Йөреш Кырымдагы чынбарлыкны күрсәтер дип уйлыйм."