БМОның Иминлек шурасында Эстония вәкиле Свен Юргенсон Кырым һәм Донбасс мәсьәләләренең оешма алып барган эшчәнлектә һәрвакыт көн тәртибендә тотарга вәгъдә бирде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә бу иң мөһим мәсьәлә.
"Украинаны, аерым алганда, Кырымны басып алу мәсьәләсе бүген иң мөһиме, һәм без аны һәрвакыт көн тәртибендә тотарга тырышачакбыз. Бу иң авырткан җир" дигән Свен Юргенсон "Укринформга".
1 гыйнвардан Эстония БМО Иминлек шурасында Көнчыгыш Европа илләренең вәкиле вазифасын үти.
Көнчыгыш Европа җирлегендә булган низаглар хакында әйткәндә, Юргенсон шулай ук Приднестровье һәм Грузиядәге хәлләрне дә искәрткән.
"Безнең монда үсеш алу ихтималы булган башка низаглар да бар – Приднестровьены яки Грузиянең бер өлешен басып алуны карагыз. Ләкин Украина мәсьәләсе – хәзерге вакытта иң кискен торганы", дигән ул.
Беренче гыйнвардан БМОның Иминлек шурасына яңа даими булмаган әгъзалар керде: Нигер, Сент-Винсент һәм Гренадин, Тунис, Вьетнам һәм Эстония. Эстониягә кадәр Көнчыгыш Европа илләренең вәкиле вазифасын Польша, 2016-2017 елларда Украина үтәде.
Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный һәм Кырымны Русиянеке дип танымый. Мәскәү исә Кырымны аннексияләүне тарихи гаделлек урнаштыру дип атый.
2014 елдан АКШ һәм кайбер Көнбатыш илләре Кырым аннексиясе сәбәпле Русиягә карата чикләүләр кертте һәм аларны ярты ел саен озайтып килә.