"Вирус — ул безнең башта". Кытай вирусы Казан эшмәкәрләрен куркытмый

Казандагы Яңа тура базары

Кытай тауарлары белән сәүдә итүче Казан эшмәкәрләре коронавирус тирәсендә туган паниканы аңламый. "Вирус белән куркытулар халыкның аңын томалау, игътибарын башкага юнәлтү өчен генә эшләнә", "Ул Казанга каян килсен", "Кытайда бернинди паника юк, алдыйлар", дип исәпли алар. Ә менә Казандагы кытайлар коронавирус сүзеннән үк курка. Азатлык хәбәрчесе Казан эшмәкәрләре белән аралашты.

Вирус – халыкны куркыту чарасы гына

Казанда сәүдә итүче кытайларның күпчелеге Яңа тура базарында урнашкан. Иң элек шулар белән аралашып карарга булдык. Унлап кытайга мөрәҗәгать итсәк тә, алар сөйләшергә теләмәде. Кайсыдыр урысча белмәүгә сылтады, икенчеләре матбугат белән эш итәргә теләмәвен ачыктан-ачык әйтеп баш тартты. Эшкә алынган сатучыларын да хәбәрче белән сөйләшүдән тыйдылар.

"Кытай тауарлары" кибете

Яңа тура базары каршында ук "Кытай тауарлары" дип язып куелган кечкенә генә кибет эшли. Шунда кердек. Анда Кытайдан кайтарылган азык-төлек, ярымфабрикатлар, консервалар, киптерелгән җиләк-җимеш һәм башка төр ризык сатыла. Сатучысы Фәридә Кәримуллина авырлык белән генә булса да сөйләшергә ризалашты. Ул коронавирус турында мәгълүмат тарату халык аңын башкага юнәлтү өчен генә башкарыла дип саный.

Кредитлар, бәяләр күтәрелүдән игътибарны башкага җәлеп итеп, эпидемия белән куркытып, стресс хәлендә яшәтәләр

— Минемчә, коронавирус турында сөйләүләр халыкны куркытып тоту өчен генә эшләнә. Кредиттан, бәяләр күтәрелүдән игътибарны башкага җәлеп итеп, эпидемия белән куркытып, стресс хәлендә яшәтәләр, шул гына. Мин инде 19 ел кытай милләтеннән булган ир белән яшим. Кытайга да барып йөрим. Әле дә менә аның туганнары белән аралашып торабыз. Анда бернинди паника да юк, булса, белер идек. Гомумән, кытайлар – искиткеч тәртипле халык. Алар бу коронавирусны гына җиңеп чыгачак менә күрерсез, тауарлар да килеп торачак, – ди Фәридә Кәримуллина.

БУ ТЕМАГА: Кытайда вирус: "Битлексез кешене полиция туктата, ләкин паника юк"

Кытайдан тауар кайтартуда кыенлыклар, тоткарлыклар килеп чыкмадымы, дигән сорауга ул әлегә бернинди заказлар ясамавы турында әйтте.

— Яңа елдан соң айдан артык тынлык була. Бу ел саен һәм бар җирдә шулай. Һәркем ай буе калдык тауарларын сата. Халык әле февраль азагына гына уяначак. Шуңа күрә тауар кайтарткан да юк. Әйткәнемчә, заказлар ясасак та, бернинди үзгәреш булмаячагын, вакытында китерәселәрен беләм, чөнки иремнең туганнары да әйтә: алар эшкә ничек йөргән булсалар, шулай йөреп торалар, — диде Фәридә ханым.

Кытай тауарларыннан аңлы рәвештә баш тартучылар бармы, дигәнгә, ул андыйларны очратмавы турында әйтә.

Ул вируслар барысы да безнең башта гына. Әгәр позитив фикерләсәк, бернинди чир иярми

— Безнең кибеттә кытай тауарлары гына сатылуы язып куелган, шуңа, мөгаен, андыйлар кермидер дә. Үземнең дә андый кешене очратканым юк. Беләсезме, ул вируслар барысы да безнең башта гына. Әгәр позитив фикерләсәк, бернинди чир иярми. Шуңа һәркем тормышка позитиврак карасын, бер-берсенә карата мәрхәмәтлерәк булсын иде. Кытайга баргач гел игътибар итәм: анда кешеләр дә аэропортларда, җәяүле юлларда кырмыскалар кебек берсе артыннан берсе генә йөри. Бер-берсен хөрмәт итә. Ә бездә гел хаос. Өстеңә таба халык ташкыны килә башласа, алар дәррәү кубып килә, сине аяктан ега. Аларда тәртип көчле. Шуңа да алар ул вирусны җиңәр, ә менә бездә чыкса... Әйдәгез, ул хакта уйламыйк, позитив уйлыйк, яме, — диде Фәридә Кәримуллина.

Һәр сатучы кытай тауарын сата

Казанның Вьетнам базарына кереп барганда, йөк машинасыннан тауар бушатуларына игътибар иттек. Кәгазь тартмаларның барысына да "Made in China" дип язылган, "Сиразиева" дигән язулар беркетелгән. Тартмаларны кабул итүче хуҗа хатын татар булып чыкты, әмма матбугат өчен сөйләшүдән баш тартты.

Вьетнам базары

— Мин Кытайдан тауар кайтартмыйм. Юк, Мәскәүдән кайтартам. Тартмаларга нәрсә язылмас, бөтен язылганнарга ышанып йөрмәгез! — диде ул һәм тартмаларын биек өстәле артына шудырырга тотынды. Аның сәүдә ноктасында мәктәп кирәк-яраклары сатыла иде.

Моны күзәтеп торган икенче бер сатучы күршесен якларга теләде бугай, һәр сатучының да тауарының бер өлеше Кытайдан кайтартылуы турында әйтте.

— Менә, карагыз, мин кышкы курткалар сатам. Болар бар да Кытайдан. Монда кайсы бүлеккә генә керсәгез дә кытай тауарлары инде. Кышкы тауарлар августта ук кайтты, хәзер шуларны сатып бетерәбез дә, февральдә яңа заказ бирәчәкбез, — диде ул, әмма исемен атарга теләмәде. Гомумән, башка сөйләшеп торырга теләмәде, кул гына селкеде.

Базарда электроника сатучы берничә бүлектә булдык. Шулар арасында нибары бер әфганлы гына бернидән курыкмыйча сөйләшергә ризалашты. Джабер Эбрат биредә өч ел сату итә. Аның бүлегендә радиоэлектроника, батарейлар, аккумуляторлар, чәч алу машиналары, лампалар һәм башкалар бар. Ул шушы өч ел эчендә сәүдәсендә бернинди үзгәрешләр булмавын әйтте.

Джабер Эбрат

— Мин монда өч ел эшлим инде. Бу базарда халык шимбә-якшәмбе генә күп була, атна уртасында кеше юк диярлек. Күбесенчә шул әбиләр йөри инде, яшьләр тауарны кибетләрдән ала. Әбиләргә очсыз кирәк бит. Өч ел буе шул хәл, берни дә үзгәрми, — ди Джабер.

Кытайдан тауарлар кайтартуын да яшермәде.

— Әйе, Кытай белән эшлибез, атна саен тауар кайтартып торабыз. Дөресрәге, башта тауар Кытайдан Мәскәүгә кайта, анда яшәүче туганым шуның бер өлешен миңа җибәрә. Үзем дә почта аша алдырам. Әлегә кадәр бернинди тоткарлык та булганы юк, — ди Джабер.

Сөйләшү барышында коронавирустан куркуы турында да әйтте.

— Мин монда укырга дип килгән идем. Ветеринар институтта укыдым. Медицина темасы якын. Коронавирустан да бик куркам, әмма аның монда килеп җитәсенә ышанмыйм. Техник җиһазлар белән килмәс инде ул. Менә чикләрне япсалар яки Кытайдагы электрониканы тыйсалар, мин монда нәрсә сатасымны күзалдына да китерә алмыйм. Уйлап карагыз: чәч алдыра торган машинканы без Кытайдан 500 сумга алабыз, ә Казанда эшләнгән шундый ук машинка 3 мең сум тора. Халык аны ала алмый. Ул шуңа күрә миңа килеп арзангарак ала да бит инде. Монда һәркем Кытай белән эшли, эшләмим диючеләргә ышанмагыз, — ди Джабер Эбрат.

Your browser doesn’t support HTML5

Кытай вирусына бәйле вазгыять сезне борчыймы?

Вьетнам базарында кытайлар үзләре бик аз, өч-дүрт кенә ноктада, дип аңлатты шундагы башка сатучылар. Кайда икәнлекләрен дә төртеп күрсәтте. Тик кытайлар аралашырга теләмәде.

Сумкалар сатучы кытай хатыны коронавирус сүзен ишетү белән: "Мин сезне аңламыйм", диде дә күздән югалды.

Вьетнам базары каршында ук урнашкан тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр сатучы ноктаны Юра исемле кытайлы җитәкләвен әйттеләр. Аны да эзләп таптык.

— Мин монда 12 ел эшлим инде. Күпләп сатып алучы даими клиентларым бар, алар килергә курыкмый, миңа шулар да җитә, — диде Юра. Коронавирус турында сөйләшәсе килмәвен әйтте.

— Матбугатта минем хакта берни дә язмагыз! — диде Юра.

Безгә ул каян килсен?

"Алтын" сәүдә үзәгендә телефонга кирәкле барлык запас әйберләр, тышлыклар, техник кирәк-яраклар, электроник җиһазлар табарга мөмкин. Аларның күпчелеге, әлбәттә, Кытайдан кайтарыла.

"Точка ремонта" ноктасының өлкән мастеры Шамил Молдобачаев әйтүенчә, әле бер генә кешенең дә коронавирус турында сүз кузгатканы булмаган.

Шамил Молдобачаев

— Әле беркемнең дә килеп: "Бу әйбер Кытайданмы, монда коронавирус бармы", дип сораганы юк. Бар да: "Кайда арзанрак?" дигән сорауны гына бирә. Тауарны без Мәскәүдән алабыз. Кытайдан кайтучы күпчелек тауар Мәскәү аша килә, — ди Шамил.

Бу сөйләшүне ишеткән башка егетләр көлде генә. Алар фикеренчә бу вирус безгә беркайчан да килеп җитмәячәк һәм аннан курку да кирәкми.

— Казанга каян килсен ул вирус? Моны соравыгыз үзе көлке, — диде исемен атарга теләмәүче егет.

"Алтын" сәүдә үзәгенә терәлеп торучы "Караван" сәүдә-офис үзәгендә дә Кытайдан килгән тауар белән сату итүче нокталар бик күп. Телефон сипләү белән шөгыльләнүчеләр запас детальләрне нәкъ менә шуннан табуын әйтә. "AliExpress"ның Казанда популяр булган күчермәсе "KazanExpress" сайты да шушы сәүдә-офис үзәгендә урнашкан "Chinatop" белән бергә эшли икән. "Chinatop"та шулай ук электроник тауарлар, төрле кабельләр, колакчыннар сатыла. Аның хуҗасы Рөстәм (фамилиясен әйтүдән баш тартты) бу вирусның тауар белән керә алмавына ышана.

— Вирус яшәсен өчен ниндидер микрофлора булырга тиеш, ә электроникада ул микрофлора юк. Ул вирус анда булса да, бирегә килеп җиткәнче яши алмый, — ди Рөстәм һәм эпидемия белән бәйле рәвештә тауар китертү буенча да бернинди тоткарлыклар булмавын әйтә.