АКШта вафат булган журналист Гүзәл Гобәйдуллинаны җирләү өчен интернетта акча җыялар

Гүзәл Гобәйдуллина

Финанс өлкәсендә язучы журналист Гүзәл Гобәйдуллина Вашингтон штатындагы Sunset Hills Memorial Park зиратында җирләнәчәк. Хушлашу мәрәсиме мөселман үзәгендә булачак.

Американың Сиэтл шәһәрендә вафат булган татар кызы, Русия медиа өлкәсендә танылган журналист һәм проектлар авторы Гүзәл Гобәйдуллина 19 февраль көнне Вашингтон штатындагы Белвью каласындагы Sunset Hills Memorial Park зиратында җирләнәчәк. Аңа кадәр шундагы мәчеттә аның мәрәсиме үтәчәк, дип язган бу вакыйгага багышланган Facebook битендә мәрхүмәнең бертуганы Асия Капланян.

Ул Гүзәлнең ни сәбәпле үлүен язмаса да, Facebook битендә соңгы арада Гүзәлнең депрессиядән интегүенә һәм авыруының җиңүенә ишарәли.
Facebook-та Гүзәлне соңгы юлга озату чыгымнарын каплау өчен акча җыю оештырылды. 500дән артык кеше катнашып, бер көн эчендә 38 мең доллар акча җыйды.

Америка һәм Канададагы татарларның Facebook төркемендә Гүзәлнең Сиэтлда Сабантуй уздырырга җыенуын, татарларны берләштерү омтылышларын искә алдылар.

Гүзәл Гобәйдуллина гомеренең соңгы өч елын Американың Сиэтл шәһәрендә үткәргән, анда ул колледжда укыган. Аңарчы Лондонда һәм Мәскәүдә яшәгән.

Гүзәлнең үлү хәбәреннән соң Русиянең журналистлары аның турында истәлекләрен уртаклаша башлады. Аның күпләрнең ихтирамына лаек сәләтле һәм тырыш журналист булуын язалар. Ул Forbes журналының штаттан тыш хәбәрчесе булган, “Ведомости”, “Бизнес” газетларында эшләгән, Finbuzz.ru онлайн-журналына, 2010 елда FinParty веб-сәхифәсенә нигез алган.

Гүзәл чыгышы белән Чабаксардан. Шундагы университетта финанс өлкәсендә белгечлек алганнан соң, ул Мәскәү университетында журналистика факультетын тәмамлаган. Аңа 38 яшь булган.