22 февраль Уфа “Нур” татар дәүләт театры балалар өчен “Әйдәгез, дус булыйк” дигән тамаша куйды. Ул Аркадий Хайт сценарие буенча эшләнгән “Леопольд исемле мәченең туган көне” дигән мультфильмга нигезләнеп куелган. Тамаша алдыннан фойеда уеннар оештырылды, җыр-биюләр башкарылды. Анда Уфаның татар якшәмбе мәктәбе балалары матур чыгышлары белән аерылып торды.
Уеннарны алып баручы Гөлназ Мөхәммәдиева балаларның татарча белүләрен сорап кул күтәрткәч, бик азларның гына аңлаулары мәгълүм булды. Шуңа фойедагы тамаша күбрәк урысча барды.
Фойедагы чарадан соң театрның зур залында саф татар телендә “Әйдәгез, дус булыйк” әкияте күрсәтелде. Залда буш урыннар да шактый иде.
Балаларның күпчелеге тамашаны колакчыннар киеп карады. Татарча аңлаган балалар залда бик аз булып чыкты. Азатлык тамаша уңаеннан берничә кешенең фикерен белеште.
“Нур” театрның реклам һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина тамашачының аз булуын ни белән аңлатырга белми.
“Без берничә ай алдан ук барлык татар оешмаларына татарча балалар тамашасы булачагын әйткән идек. Интернет, социаль челтәрләр аша да игъланнар тараттык. Чынлыкта шушылай килеп чыкты. Мин моның сәбәбен аңлата алмыйм”, диде Гөлшат Сафина.
“Берлек” татар иҗтимагый оешмасы җитәкче Нәфисә Акчурина фикеренчә, Башкортстанда рәсми теркәлгән күп кенә татар оешмалары булса да, аларның күбесе чынлыкта эшләми һәм бу тамашага балаларын җыймавы да шуны күрсәтә.
“Кичә халыкара Туган тел көне уңаеннан узган диктант язуда Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Милли-мәдәни мохтарият, безнең “Берлек” оешмасы һәм Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре генә катнашкан иде. Ә бит бездә ике дистә чамасы татар җәмәгатьчелек оешмасы бар дип мактанабыз. “Сәхибҗамал” районнарда чаралар уздырганын беләм. Калганнары кайда? Бүген татар оешмалары бөтенләй юк. Безнең “Берлек” оешмасы әгъзаларыннан башка, бер генә оешма вәкилләре дә килмәгән. Ә бит оешма җитәкчеләре балалары, оныклары белән килеп үрнәк күрсәтергә тиеш иде. Мин монда “Ак калфак” һәм “Сәхибҗамал” татар хатын кызлары оешмасы, Башкортстан татарлары конгрессы, Милли-мәдәни мохтарият әгъзаларын күрергә теләгән идем. “Нур” театрын татарча балалар тамашалары куймауда гаепләүчеләр җитәрлек. Кайда бүген алар үзләре? Кайда татар оешмалары? Нигә тамашачы җыярга ярдәм итмәгәннәр?” диде “Берлек” оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина.
БУ ТЕМАГА: "Һиҗрәт": "Ярты зал җыю безне куркытмый"
Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин фикеренчә, төп сәбәп — татар телен белгән тамашачы булмау.
“Мин монда гаиләм — хатыным һәм кызым белән килдем. Шулай ук дусларымны да җәлеп иттем, алар да җыелып балалары белән килделәр. Ләкин, җыеп кына әйткәндә, Уфада татар телен белгән балалар бик аз. Алар театр залларын тутыра алмый. Ә бит театр тамашасын әзерләгән икән, ул даими тулы залларда узарга тиеш. Татар балалары юк икән, театр кечкенә тамашачыларга йөз тота алмый булып чыга. “Нур”ның Яңа ел тамашалары урысча уза дип гаепләүчеләр күп, ләкин төп сәбәп татар телен белгән тамашачы булмауда. Мин күптән түгел Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан узган тамашаларында булып кайткан идем. Татар театрында Муса Җәлилгә багышланган спектакль урыс телендә барды. Дөрес, аның татарчасын да әзерләгәннәр, ләкин тамашачы җыю өчен, урысча да куярга мәҗбүр булганнар. Урысча булса да, татар җырлары яңгырады, татар биюләрен башкардылар, миллилек ярылып ята иде. Димәк, урысча барган тамашага да милли рух кертеп була”, диде Альфред Дәүләтшин.
Театр февраль ахырына балалар өчен тагын бер тамаша әзерләгән. 29 февраль урыс язучысы Алексей Толстой әкияте нигезендәге “Алтын ачкыч” тамашасының премьерасы булачак. Анда театр каршында эшләгән балалар студиясенең кечкенә артистлары да уйнаячак. Әлеге тамашадан өзек фойеда узган чарада күрсәтелде. Әлбәттә, урыс телендә.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры исә күренекле татар язучысы Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәре нигезендәге “Рөстәмнең сере” дигән спектакль әзерләгән. Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ул спектакльдә кечкенә булу сәбәпле сугышка алынмаган Рөстәмнең абага чәчәге кабып, кеше күзенә күренмәскә әйләнгәннән соң фронтка китүе һәм андагы маҗаралары тасвирлана.
Февраль башында "Нур" театры Уфа татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Нәкый Исәнбәтнең "Һиҗрәт" пьесасы нигезендә куелган спектакль уңаеннан фикер алышу уздырды. Анда сүз тамашачы зәвыгы һәм театр залын тутыру проблемнары турында барды.