Прокуратура Мифтахов эшендә гаепләү нәтиҗәсен раслады

Азат Мифтахов

МГУ аспиранты Азат Мифтаховны һәм тагын ике кешене “Бердәм Русия”гә карата сәяси нәфрәт сәбәпле кылынган хулиганлыкта гаеплиләр.

Мәскәү шәһәре прокуратурасы Азат Мифтаховка карата тикшерү чыгарган гаепләү бәяләмәсен раслаган. Хәзер җинаять эше мәхкәмәгә тапшырылачак. Бу турыда “ОВД-инфо”га адвокат сөйләгән.

Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтахов һәм тагын ике кешене “Бердәм Русия” фиркасенә карата сәяси нәфрәт сәбәпле кылынган хулиганлыкта гаеплиләр.

Тикшерү фаразынча, Мифтахов, Андрей Ейкин һәм Елена Горбань “Бердәм Русия” офисы тәрәзәсен ватып, эчкә төтен шашкасы ташлаганнар. Тикшерүчеләр моны гаепләнүчеләр алдан килешеп эшләгән дип саный. Исеме сер итеп калдырылган шаһит бинага һөҗүм итүчеләр белән Мифтахов җитәкчелек иткән дип белдерә.

Мифтахов тикшерү изоляторында утыра. Ул үзен гаепле дип танымый. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан азаплаулар хакында белдерде.

Ейкин гаебен танып тикшерү белән килешүгә барган. Горбань читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрелгән.

Элек гаепләнүчеләр арасында булган анархист Святослав Речкалов исеме тикшерү бәяләмәсеннән төшеп калган диелә. Речкалов та, Мифтахов кебек үк, азаплаулар турында сөйләгән иде. 27 февральдә медиа аның Франциядә сәяси сыену алганын хәбәр итте.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтаховны 2019 елның 1 февралендә тоткарлыйлар, тулай торакта аның бүлмәсендә тентү үткәрәләр. Азатны шартлаткыч ясауда гаеплиләр. Тоткарлаудан соң Азат полиция тарафыннан җәзалануы турында белдерде, гаепне танымаса, шөреп боргыч белән газаплаячаклары белән янаулар турында сөйләде.

Шартлаткыч ясау расланмагач, Мифтахов 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде. Аны сак астында тоту вакыты бер ел дәверендә даими озайтылып килде.
4 февральдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Азатны тагын ике ай, 7 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында тоту карары чыгарды.

25 февральдә Азат Мифтахов эшеннән тагын ике җинаять эше аерып чыгарылып каралачагы мәгълүм булды.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.