Лондон биржасында "Татнефть" хиссәләре 20 процентка төште

Европа биржаларында "Татнефть" хиссәләре бәяләренең арзанюы 20 проценттан артып китте.

"Татнефть" ширкәте хиссләре Лондон фонд биржасында 9 мартта ачылыш вакытына 18 процентка төште. Казан вакыты белән 16:45 сәгатьтә хиссә бәяләренең төшүе 22 процент тәшкил итте.

Узган атнада 6 мартта Лондон биржасы ябылышына "Татнефть" хиссәләренең берсе бәяле 57,9 доллар тора иде. 9 мартта төштән соң ул 44,70 долларга җитте, соңрак 45,41 доллар тирәсе булды.

"Татнефть" хиссәләре Мәскәү, Лондон һәм Франкфурт биржаларында сатыла. Мәскәү биржасы ялда, ул 10 мартта ачыла.

Русиянең нефть һәм газ чыгару белән бәйле башка ширкәтләре хиссәләре бәяләре дә Европа биржаларында 15-20 процентка төште.

Коронавирус таралуы һәм нефть бәяләренең төшүенә дөньядагы барлык биржаларда да котировкалар төшүе 5-8 процент тәшкил итә.

  • Дүшәмбе иртән нефть бәясе 30 процентка ишелде. Нефть бәяләренең төшүе Русия белән ОПЕК килешүе өзелгәннән соң башланды. 6 март көнне ике як нефтьне табу эшләрен чикләү турында килешүне озайта алмаган. Апрель аеннан нефть табудан барлык чикләүләр алыначак. 6 март көнне нефть бәясе 8 процентка төшкән иде.
  • Русиянең килешүдән баш тартканнан соң Согуд Гарәбстаны нефтькә бәяне кинәт төшергән һәм нефть табуны рекорд дәрәҗәгә җиткерәчәген белдергән. Шул рәвешле Эр-Рияд Мәскәүне кире килешү турында сөйләшергә мәҗбүр итәргә җыена, дигән фаразлар бар.
  • Нефть бәяләре ишелүеннән соң Русия сумы (рубль) да доллар һәм еврога караганда төшә башлады. Доллар 75 сум бәясеннән сатыла башлады, мондый күрсәткеч 2016 елның мартыннан бирле күзәтелмәгән. Евро 85 сумга сатылды (2016 елның февраленнән бирле рекорд күрсәткеч).