Татарстан Русиянең сигез "иң сәламәт икътисадка ия булган" төбәге арасына кергән

Казан күренеше

2019 елда чималга бай булган һәм башкала буларак акча эшли алучы төбәкләр зур үсеш күрсәткән.

“Эксперт РА” рейтинг агентлыгы һәм “Росконгресс” фонды бергәләп эшләгән тикшеренүләрдән күренгәнчә, Татарстан илдәге “иң югары икътисади үсеш алучы” сигез төбәк арасына кергән. Республиканың икътисади сәламәтлек индексы – 70 процент дигән мәгълүмат китерә Известия.

2019 елда икътисад ягыннан тиз һәм нәтиҗәле үскән төбәкләр: Мәскәү шәһәре (98%), Сахалин өлкәсе (97%), Төмән өлкәсе (83%), Ямал-Ненец автоном бүлгесе (81%), Ханты-Манси автоном бүлгесе (80%), Петербур (76%), Мәскәү өлкәсе (74%) и Татарстан (70%), Магадан өлкәсе (65%), Ленинград өлкәсе (64%).

2019 елда беренче урынга нефть чималына бай булган һәм аны эшкәртү тармагы үсеш алган төбәкләр чыккан. Шулай ук башкала булып торган шәһәрләр дә гадәттәгечә икътисади яктан өстенлеккә ия диелгән экспертлар аңлатмасында.

Сахалин өлкәсе чималга бай булганга күрә, ул инвестицияләр җәлеп итә. Узган елда Сахалин-1 проекты кысаларында нефть чыгару артуы төбәкнең индексына 59% өстәмә биргән.

Гомумән алганда, Русия төбәкләре арасында сигезенең икътисади үсешен экспертлар “югары” дип бәяләгән. 12 төбәкнеке – берникадәр югары, 19 төбәк – уртачадан югарырак, 11 – уртача дип бәяләнгән. Тагын 35 төбәкнең хәзерге торышы – уртачадан түбәнрәк һәм түбән аралыгында дигән белгечләр.

Икътисади сәламәтлеге иң начар төбәкләр: Чечня республикасы (-49%), Алтай крае (-51%), Бурятия (-51%), Кабардин-Балкар республикасы (-53%), Курган өлкәсе (-54%), Байкал арты (-55%), Калмыкия (-63%), Карачай-Чәркәс республикасы ( -64%), Ингушетия (-66%) һәм Тыва республикасы (-70%).

“Бу төбәкләрдә чимал бөтенләй юк яки ул бик аз. Мондый төбәк икътисадларына аларның бюджеттан тулыландырып торуга бәйле булуы һәм корпоратив секторының үсеш алмаган булуы хас” дип аңлата белгечләр.