Хатыны коронавирус йоктыру сәбәпле Канада премьер-министры карантинда 

Джастин Трюдо һәм Софи Грегуар

Джастин Трюдо үзен яхшы хис итә, анда авыру билгеләре юк дип хәбәр ителә.

Канада премьер-министры Джастин Трюдоның хатыны Софи Грегуар Трюдо коронавирус йоктыруы расланган. Бу турыда Reuters агентлыгы премьер-министр идарәсенә сылтанып хәбәр итә.

Джастин Трюдоның үзендә авыру билгеләре юк, ләкин ул ике атна карантинда торачак. “Премьер-министр үзен яхшы хис итә, анда авыру билгеләре юк” дип язган Twitter-да Трюдоның сүзчесе Кэмерон Әхмәд.

Канадада коронавирус йоктыруның 109 очрагы теркәлгән, бер кеше үлгән, 11 кеше авырудан терелгән.

Дөньяның башка илләрендә дә югары вазифалар башкаручы кешеләрнең һәм аларның якыннарының коронавирус йоктыру очраклары бар. Британиядә парламент әгъзасы, авыруларның иминлеге, суицидларны кисәтү һәм психик сәламәтлек министры Надин Доррисның коронавирус йоктыруы хакында хәбәр ителгән иде.

Шулай ук Польшаның Кораллы көчләре җитәкчесе Ярослав Микиның, Иранда берничә министрның, Франция мәдәният министры Жан-Люк Райцерның, Италиядә Лацио өлкәсе губернаторы Никола Дзингареттиның да коронавирус йоктыруы билгеле булды.

12 мартта танылган актер Том Хэнкс хатыны белән Австралиядә коронавирус белән авырып хастаханәгә эләгүе турында хәбәр итте.

13 мартка булган мәгълүматка караганда, дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 128 меңнән арткан. Шуларның 68 меңе терелгән. 4720 кеше үлгән.

Авыручыларның күбесе Кытайда (81 мең кеше), Италиядә (12,4 мең), Иранда (10 мең), Көньяк Кореяда (7,8 мең авыру). Франция, Испания һәм Германиядә якынча икешәр мең кеше, АКШта 987 авыру теркәлгән.

Соңгы тәүлек эчендә Кытайда 26 яңа авыру очрагы теркәлгән, Италиядә – 2313, Иранда – 958, Көньяк Кореяда – 114, Германиядә – 271, АКШта – 291 авыру теркәлгән.

ANSA хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Италиядә коронавирус 189 кешенең гомерен өзгән. Илдә барлыгы 1016 кеше яңа авырудан һәлак булган.
Русиядә коронавирус 34 кешедә расланган. Узган тәүлектә тагын алты яңа очрак теркәлгән. Бу кешеләр барысы да Русиягә чит илдән кайткан. Бу очракларның дүртесе Мәскәүдә, берсе Калининград, берсе Краснодар краенда дип хәбәр ителә.