Сораштыру: русияләрнең 54 проценты коронавирус куркынычы арттырып күрсәтелә дип саный

Русияләрнең 60 проценты коронавируска каршы көрәш хакына үз хокукларыннан баш тартырга әзер, ә 54 проценты вирусның куркынычы арттып күрсәтелә дип белдерә.

“Ромир” холдингы һәм Бәйсез тикшерү агентлыкларының Gallup International халыкара берләшмәсе коронавирус пандемиясе белән бәйле җәмәгатьчелек фикерен белешкән. Бу турыда холдингның сайтында әйтелә.

Сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең 68 проценты бу авыру таралу аркасында борчу сизгәнен белдергән. 25 проценты тыныч калуын әйткән. Респондентларның 60 проценты инфекциянең таралуын туктату хакына үзләренең берникадәр хокукларыннан вакытлыча баш тартып торырга әзер булуын әйткән. 28 проценты моңа әзер түгел.

Сорашуда катнашучыларның 54 проценты коронавирус куркынычы арттырып күрсәтелә дип саный. 49 проценты хакимиятнең авыруны таратмау максатыннан күргән чараларын дөрес, 36 проценты – дөрес түгел дип санавын белдергән.

Сораштыру шулай ук Европа, Азия, АКШ һәм Көньяк Америкада 22 илдә узган. Анда 20 мең кеше катнашкан. Дөнья күләмендә караганда, халыкның өчтән ике өлеше өлеше COVID-19 вирусыннан курка, 76 проценты инфекция белән көрәшү өчен үз хокукларыннан баш тартып торырга әзерлеген белдергән.

“Ромир” холдингы президенты, социология фәннәре докторы Андрей Милехин бу күрсәткечләр “дөньяда глобализация җимерелүе һәм либераль идеяның тирән кризисы” турында сөйли дигән. “Хәтта куркыныч арттырып күрсәтелүен таныган хәлдә дә, кешеләр җиңел генә үз хокукларын корбан итәргә әзер” дип аңлаткан Милехин. Ул 2020 ел тарихка “дөнья җәмәгатьчелеге яңача яши башлаган” ел буларак кереп калыр дип фаразлый.

COVID19 коронавирусы 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады. 11 мартта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы авыруның пандемиясен игълан итте. 23 март иртәсенә алынган мәгълүматча, дөньяда коронавирус йоктырган кешеләр саны 336 меңгә, вирустан үлүчеләр саны 14 632-гә җиткән.