Дәүләт юл инспекциясе һәм Росгвардия хезмәткәрләре шәһәргә кергән һәм аннын чыгып китәргә теләүчеләрне тикшерә дип хәбәр итте Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова. Машиналарны туктатып, эш урыныннан белешмә сорыйлар. Бу белешмә кешенең эш урынына баруын яки эштән өйгә кайтуын расларга тиеш.
Галимова сүзләренчә, мондый махсус тәртип Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай, Бөгелмә, Лениногорски, Норлат, Азнакай, Баулы, Зәй һәм Менделеевски шәһәрләрендә кертелгән.
Шул ук вакытта бу чаралар шәһәрнең тулаем ябылуын аңлатмый дигән президент сүзчесе. Бу белешмәсез йөрүчеләр эшкә бару һәм кайту өчен юлга чыккан кешеләргә комачауламасын өчен эшләнә.
31 апрельдә Татарстанда үзизоляцияләнү тәртибе кертелде. 1 апрельдә республика хакимияте татарстаннарга өйләреннән чыгып каядыр бару өчен рөхсәт алу тәртибен раслады. Эшкә йөрчеләрнең эш урыныннан бирелгән белешмәсе булырга тиеш. Ниндидер йомыш белән каядыр бару өчен телефоннан шәхси мәгълүматыңны җибәреп, SMS алырга кирәк, бу рәвешле көнгә ике тапкыр чыгарга була.
Галимова белдергәнчә, Татарстанда аракы сатуны чикләргә җыенмыйлар. "Бу мәсьәлә әлегә көн тәртибендә тормый" дигән ул.
Башкортстанда республика җитәкчесе Радий Хәбиров боерыгы белән 30 март - 5 апрель ял атнасында спиртлы эчемлекләр сату чикләнде. Кичке алтыдан иртәнге 10 га кадәр хәмер сатылмый.