Казаннан Русиянең биш шәһәренә поездлар саны кыскартыла

Коронавирус сәбәпле юлчылар саны кимегәннән соң Русия тимер юллары 53 поездның йөрүен туктата.

Русия тимер юллары ихтыяҗ кимү сәбәпле 53 поездның йөрүен вакытлыча туктата, тагын 37 поезд сирәгрәк йөри башлаячак. Яңа тәртип 7 апрельдән кертелә.

Казаннан Петербурга, Самар, Пенза, Екатеринбур, Адлер шәһәрләренә йөри торган поездлар туктатыла яисә аларның йөрүе сирәгәя. Аерым алганда, Самар белән Казан арасындагы 125 һәм 126 номерлы, Казан белән Пенза арасындагы 375 һәм 376 номерлы, Казаннан Адлерга 275 һәм 118 номерлы поездлар йөрүдән туктый. Екатеринбур һәм Петербурга сәфәрләр саны киметелә.

Шулай ук Уфадан Приобьега, Адлерга поездлар саны азая. Поездлар йөрешенең яңа тәртибе Русия тимер юллары ширкәтенең сайтында китерелгән.

Русиядә поездларда йөрүчеләр саны 21 марттан кискен кимегән, узган елның шушы ук ае белән чагыштырганда юлчылар 50 процентка азрак булган. Апрель аенда юлга чыгарга җыенган кешеләр билетларын кире тапшыра, андыйлар саны узган елдагыдан 5 тапкыр арткан дип яза Медуза.