Балалар өчен "Әлифба" смартфон әсбабы башкорт телендә дөнья күрде

Татарстанның "Теория" студиясе ясаган "Әлифба" әсбабы уен аша хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнергә ярдәм итә.

Интернетта балаларны башкорт теленә өйрәтә торган "Башҡортса Әлифба" әсбабы чыкты. Аны Татарстанның "Теория" дизайн-студиясе һәм "Үчтеки" берләшмәсе ясаган. Элегрәк "Теория" студиясе татар телендә балалар өчен "Әлифба" смартфон әсбабын чыгарган иде. Аны iOS һәм Android системнары белән эшләүче смартфон һәм планшетларга йөкләп була.

"Узган елда без "Әлифба"”ны чыгаргач, мин аны башка телләрдә дә ясарга әзермен дип белдергән идем. Миңа шунда ук кырымтатарлар, казакълар һәм башкортлар мөрәҗәгать итте. Әмма башкортлар гына эшне ахыргача җиткерә алды. Алар үз тавышлары белән башкорт хәрефләрен, авазларын яздырып бирде, бер ел дәвамында әсбапны куллану өчен түләп куйды һәм челтәргә аны бушлай куллануга чыгарды", дип сөйләде Азатлыкка "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.

БУ ТЕМАГА: Балалар өчен "Әлифба" смартфон һәм планшет әсбабы дөнья күрде

"Әлифба" әсбабы хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнергә ярдәм итә. Сүзләрне өйрәнү һәм әйберләр белән танышу уен рәвешендә бара. Анда башкортча төрле сүзләр тәкъдим ителә, балалар хәрефләрдән бу сүзләрне җыярга тиеш. Бала бар хәрефләрне җыйганнан соң сүзнең әйтелеше яңгыратыла, шул рәвешле бала фонетика белән дә таныша. Шул ук вакытта экранда сүзнең сурәте дә чыга – бу балага яңа әйберләр белән танышырга ярдәм итә.

Әсбапта нигездә хайваннар һәм кошлар атамалары урын алган. Бу дигитал кулланма 12 яшькә кадәр балалар өчен кызык була ала. Анда барлыгы 110 башкорт сүзе кертелгән. Әсбабны әзерләү якынча ярты ел вакыт алган.

"Әлифба" әсбабының татарчасы былтыр февраль аенда чыккан иде. "Теория" студиясе аны үз хисабына чыгарды.