Your browser doesn’t support HTML5
Күптән түгел Сәгыйть дус миңа курай турында шушы риваятьне сөйләде:
«...Бик борынгы заманда бер хан, үсмер малайларны чакырткан һәм алардан чәчен кырдырган. Әмма чәч кырган малайларның берсен дә хан кире җибәрмәгән. Бөтенесен дә үтергән. Шулай итеп, ханның чәчен кырган күп кенә малайлар һәлак булганнар. Ни өчен хан аларны үтерткән? – моның сәбәбен берәү дә белмәгән. Менә көннәрдән беркөнне бер ялгыз хатынның бердәнбер улына да чират җиткән. Хан чәчен кырдырырга аны да чакырткан. Малай хан сараена китәр алдыннан әнисе аңа икмәк биргән: «Мә, улым, тамагың ачкач, утырып ашарсың», – дигән.
Малай сарайга киткән, хан янына кергән һәм ханның башын яхшылап кырган. Менә шул чакта ул гаҗәеп бер нәрсә күргән. Ханның башында имән бармак чаклы мөгезе бар, имеш!.. Хан шүрәле сыман мөгезле, имеш!..
Малай эшен бетергәч, хан аңа әйткән:
– Син инде минем мөгезне күрдең. Ханның мөгезе бар икән дип сөйләрсең. Шуңа мин сине үтерәм, – дигән.
– Ярый, – дигән малай, бер дә курыкмыйча, – тик син миңа шушы икмәгемне генә ашарга рөхсәт ит, – дигән.
Хан рөхсәт иткән. Малай икмәген бик тәмләп ашаган. Аның ашавына хан бик кызыккан. Бер кисәген сораган. Малай бераз сындырып биргән. Хан ашый башлаган. Икмәк аңа бик ошаган. Малайдан:
– Нигә бу икмәк шулхәтле тәмле? – дип сораган.
– Әнием аны үзенең күкрәк сөтенә изеп пешерде! – дип җавап биргән малай.
– Алайса без синең белән бер ананың сөтен капкан булып чыктык, без хәзер бертуганнар булабыз бит! – дигән. Малай дәшмәгән.
Ә хан уйланып:
– Бертуганны үтерергә ярамый бит әле! – дигән. – Ләкин үтертмичә дә булмый, чөнки син минем мөгезне күрдең, халыкка сөйләп йөрерсең... Инде нишләтергә сине?..
Малай бу юлы да дәшмәгән. Шуннан соң хан малайга әйткән:
– Ярар, мин сине үтертмим, – дигән. – Ләкин бер шартым бар. Кырда кура дигән бер көпшә үсә. Син аның кипкәнен чокыр башыннан табарсың. Менә шул көпшәне кисеп ал. Минем мөгез турында сөйлисең килгән саен шуңа өр... Аңладыңмы?..
Малай: «Ярый, риза», – дигән. Хан аны өенә җибәргән.
Малайның вакыт-вакыт мөгез турында бик сөйлисе килгән. Әмма ул вәгъдәсен бозмаган. Сөйлисе килгән саен шул көпшәгә өргән. Тора-бара ул көпшәнең астына тишекләр ясаган. Тишекләргә баскалап, көпшәдән нечкә-калын тавышлар чыгара башлаган. Шулай итеп, малай төрле көйләр уйнарга өйрәнгән. Хәзер ул ханның мөгезе турында сөйлисе килгәндә генә түгел, ә телдән әйтә алмаган берәр уе, хәсрәте булганда да көпшәсендә уйнаган. Искиткеч моңлы, матур уйнаган ул. Кешеләр аны таң калып тыңлаганнар. Кеше теле әйтә алмый торган хисләрне кузгатучы курай дигән гаҗәеп нәрсә әнә шулай туган, имеш!»
Слова и выражения
- риваять — легенда
- үсмер — подросток
- чәчен кырдырган — просил брить волосы
- кире җибәрмәгән — обратно не отпускал
- көннәрдән беркөнне — однажды
- бердәнбер — единственный
- тамагың ачкач — когда проголодаешься
- шулхәтле тәмле — настолько вкусно
- күкрәк сөтенә изеп пешерде — замесила на грудном молоке
- бер ананың сөтен капкан булып чыктык — оказалось, откушали молоко одной матери
- бертуганнар — родные друг другу дети из одной семьи
- кура дигән бер көпшә — трубка из ветки кустарника
- кипкәнен — высохший
- баскалап — нажимая
- телдән — здесь: устно
- уй — мысль
- хәсрәт — горе
* * *
Бу легенданы күптән түгел ишеттем. Ә курайның үзен яшьтән үк күп тыңладым. Безнең күрше авыл Яңа Көрмәнкәйдә курай уйнаучы бер карт бар иде. Мин аны бик яхшы хәтерлим. Әйбәт, оста уйный идеме ул? – моны мин әле белми идем. Әмма өч-дүрт тишегеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, эче куыш, җип-җиңел, кипкән көпшәдән шундый гаҗәеп озын көйләр чыгаруына хәйран кала идем мин. Бер могҗиза булып тоела иде ул миңа. Билгеле инде, минем курай дигән шул җиңел көпшәне тотып карыйсым, аңа өрәсем дә килә иде... Ләкин Тимербай карт кураен карар өчен генә дә һичкемгә бирми иде.
Курай белән ныграк сихерләнүем унөч-ундүрт яшьләремдә булды. Бу шундый вакыт инде – йөрәктә җыр-моң туарга гына тора! Хыялның да бик җилкенгән, эзләнгән, очынган чагы!.. Нәкъ менә шушы чакларда миңа курайны еш ишетергә туры килде.
Безнең күршедә генә Миңнегәрәй исемле башкорт тора иде. Аның ике аты бар. Ат җигеп, станциядән авылга кешеләрне алып кайта иде ул.
Менә шул Миңнегәрәй агайга базар көннәрендә Дим буеның берничә мулласы, әйтик, Шәрип авылыннан Котлыяр мулла, Казанголдан – Исхак мулла, Янардан Сафуан мулла гел киләләр иде. Бу өч мулла бик дуслар иде, ахрысы. Кайчан карама, алар һәрвакыт бергә булалар иде.
Аларның базарда бернинди сату-алу эшләре юк. Иртән базарны бер әйләнәләр дә үзләре кебек тагын берничә мулланы ияртеп кайталар. Аннары Миңнегәрәй агайның түр сәкесендә көне буе диярлек ашап-эчеп, курай тартып утыралар...
Менә шул ачык тәрәзәләрдән бервакыт курай көе агыла башлый!.. Һәм мин шуны ишетүгә тынып кала идем. Һич ычкына алмый идем мин ул татлы әсирлектән... Бөтен дөньямны онытып, ләззәттән, сызланудан еларга җитешеп тыңлыйм да тыңлыйм... Бик биектә салмак кына бөркет оча. Еракта ялгыз җайдак шәүләсе күренә, кайдадыр әрлән сызгыруы ишетелә... Әнә шулай әллә кайларга алып китә, хыялый итә иде мине башкорт курае, башкорт җыры!..
Курайчыны берничә тапкыр күрдем, әмма аның кайсы авылдан, кем икәнен белә алмадым. Аз гына кылый, аз гына шадра, озын буйлы бу агай, минемчә, бик шәп курайчы булгандыр. Бик дәртләнеп, ничектер җиңел итеп уйный иде ул!
Ә курайга кушылып һәрвакыт Котлыяр мулла җырлый иде. Гаҗәеп моңлы, матур җырлый иде бу мулла!.. Мин аны яхшы беләм, бездә дә аның булганы бар иде. Озын кара казаки кигән мәһабәт таза гәүдәле, кызгылт-шома битле, сирәк кара сакаллы бер кеше иде ул.
Озын сүзнең кыскасы, нәкъ менә шул чакта башкортның тиңсез бай, гүзәл, сихри җыр-моңнары минем яшь күңелемә гомерлеккә сеңеп калды. Аннары озакламый туган-үскән оядан, Дим буйларыннан ерак калага чыгып киттем. Ә бер өч-дүрт елдан соң теге муллалар да кайсы кая таралып, югалып беттеләр шикелле...
Слова и выражения
- куыш — пустой
- хәйран калу — удивляться
- сихерләнү — очароваться
- җилкенү — стремиться
- кайчан карама — когда ни посмотришь
- сату-алу — купля-продажа
- сәке — лежанка
- тынып кала идем — замирал
- татлы әсирлектән — из сладкого плена
- ләззәт – удовольствие
- бөркет — беркут
- ялгыз җайдак шәүләсе — тень одинокого всадника
- әрлән сызгыруы — свист хомяка
- казаки — короткий кафтан
- мәһабәт таза гәүдәле — высокого роста
- кызгылт-шома битле — красновато-гладкое лицо
- озын сүзнең кыскасы — говоря кратко
- тиңсез — бесподобный
*****
Интересный текст? Также предлагаем вам почитать вот эти произведения татарской классики:
Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!