Роскомнадзор Башкортстанның кайбер матбугат чараларыннан Уфаның бер зиратында коронавирустан үлүчеләр өчен 1000 кабер әзерләнү турында хәбәрне алып куюны таләп иткән.
Әлеге яңалык 7 апрельдә "Коммерсантъ-Башкортстан" газетында чыкты, аны кайбер башка матбугат чаралары да үзләрендә бастырды. "Коммерсантъ" хәбәрне Уфа мэриясенә караган "Махсус хезмәт күрсәтү комбинаты" ширкәте вәкиле сүзләренә сылтанып язган иде. 500 урын христан кагыйдәләре белән күмелүчеләргә, 500е мөселманнарга аерып куелган диелде.
Икенче көнне Уфа мэриясе үзенең сайтынад "коронавирустан үлүчеләрне күмү мөрәҗәгатьләре булмады, шәһәр идарәсе бу максатлардан зиратларда урыннар аермады", дип әлеге хәбәрне кире какты.
Җомга кич "Коммерсантъ" редакциясенә Роскомнадзордан яңалыкны алып куюны таләп итеп күрсәтмә килгән.
"Idel.Реалии" мәгъүматында караганда, мондый күрсәтмәне шулай ук "Башинформ", "МКСЕТ", "Уфа1", "Горобзор" кебек сайтлары да алган.
Хәзерге вакытта әлеге яңалык матубгат чаралары сайтларыннан алып куелган. "Коммерсантъ" редакциясе Роскомнадзор таләбен үтәдек дип белдерде, әмма коронавирустан үлүчеләрне күмү урыннары турында "ышанычлы кешедән белдек", ә Уфа мэриясе белдерүендәге "кире кагылган фактлар "Коммерсантъ" чыгарган яңалыкта искә алынмаган иде", диде.
Шул ук вакытта әлеге яңалык басмада чыкканчы Башкортстан җитәкчелеге вәкилләре республикада коронавирус йоктыруның пессимстик сценарие турында чыгышлар ясаган иде.
6 апрельдә республиканың дәүләт матбугат чаралары кураторы, "Башинформ" агентлыгы мөдирләр шурасы рәисе Ростислав Морзагулов эксперт фаразларына караганда, Башкортстанда коронавирус йоктырудан 500 кеше үләргә мөмкин дип белдерде.
10 апрельдә республика сәламләтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова "Эхо Москвы в Уфе" радиосы эфирында "соңгы фаразларга караганда, бездә COVID-19 тестларының 100 меңе позитив булачак, 15-20 мең кеше авырачак", диде. "Кәефләрне төшермәс өчен башка саннарны шәрехләп тормыйм", дип белдерде Кононова.
"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы юристы Станислав Селезнов Роскомнадзор күрсәтмәсен "рәсми цензура кертү" дип атады.
"Административ хокук бозулар кодексының моңа кадәр "йокымсырап торган" 13.15нче маддәләре (киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану) активлаша. 1 апрельдән әлеге маддәнең 9нчы һәм 10.1нче бүлекләре нигезендә матбугат чараларына иҗтимагый әһәмияткә ия булган ялган мәгълүмат тарату өчен өч миллион сумга кадәр штар каралган. Әлеге пунктлар нигезендә җаваплылыкка тарту өчен хәбәрнең ниндидер нәтиҗәләргә китерүен дәлиллләп торасы да юк", диде юрист.
Аның сүзләренчә, бу бигрәк тә төрле эпидемияләр, эпизоотия, куркыныч табигать казалары, төрле башка казаларны яктыртуга кагыла. Җинаять составына вакыйгалар турында рәсмиләрнеке белән туры килмәгән ялган хәбәр (әйтик, коронавирус белән авыручлар саны) дә, хакимиятләр гамәлләренә бәя бирү дә керә.
"Журналист фикере җирле ЮХИДИ яки җирле идарә позициясе белән туры килми икән, глобаль вакыйгалар турында гына түгел, күрше урамдагы юл казасы яки яшен сугу турында яза алмый", дип өстәде Селезнев.