Башкортстанда коронавирус йоктыруның – 42, Татарстанда 21 яңа очрагы теркәлгән

16 апрельгә Башкортстанда коронавирус йоктырганнар саны 191гә, Татарстанда - 128гә җитте. Русиядә 27 меңнән артып китте.

Узган тәүлектә Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 3448 очрагы теркәлгән. 34 кеше үлгән. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 42 яңа очрак теркәлгән. 16 апрель иртәсенә республикада коронавирус 191 кешедә расланган. Узган тәүлектә үлүчеләр турында хәбәр ителми. Моңа кадәр биш кеше үлгән, тугыз кеше савыккан диелде.

Татарстанда 21 яңа очрак булуы хәбәр ителә. Республикада барлыгы 128 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, шуларның ундүрте савыккан. Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы хәбәр иткәнчә, яңа очракларның сигезе – читтән кайтканнарда, 13 очракта кешеләр республиканың үзендә йоктырган.

Авыруларның унысы хастаханәдә, унбере өйләрендә дәвалана, аларның хәле авыр түгел, кайберләрендә авыру билгеләре юк дигәннәр штабта.

21 авыруның сигезе – Казанда, бишесе – Чаллыда, икесе Лаеш районында. Азнакай, Балтач, Буа, Мамадыш, Саба һәм Тәтеш районнарында берешәр очрак.

Мәскәүдә узган тәүлектә 1370 кешедә коронавирус расланган, Мәскәү өлкәсендә – 467, Петербурда – 154 яңа очрак.

16 апрельгә Русиядә 27 938 кешедә коронавирус расланган. Эпидемия башланганнан бирле 232 кеше үлгән. 2304 кеше савыккан.