Удмуртиянең Алнаш һәм Грахов районнарында махсус режим кертелә

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, 16 апрель көндезге 15.00 дән Удмуртиянең Татарстан белән чиктәш ике районына керү һам алардан чыгу контрольгә алыначак.

Коронавирус таралуны булдырмас өчен, Удмуртиянең Алнаш һәм Грахов районнарында 16 апрельдән махсус режим кертелә. Бу турыда республика җитәкчесе Александр Бречалов оператив штаб утырышында хәбәр иткән.

"Мин Алнаш һәм Грахов районнарында махсус режим кертергә карар бирдем. Районнарны тулысынча япмыйбыз, ләкин керү һәм чыгу эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия ягыннан аерым контроль астына алыначак”, дигән Бречалов. Аның сүзләрен "Коммерсантъ" китерә.

Алнаш һәм Грахов районнары Татарстанның Менделеевски шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан.

12 апрельдә Удмуртиянең Кече Пурга һәм Баграш-Бигра авылларында махсус режим кертелгән иде. Бу авыллар икесе дә Татарстан белән чиктә, Әгерҗедән дүрт километр ераклыкта урнашкан.

Элегрәк билгеле булганча, Баграш-Бигра авылы кешесе Ижауга барган һәм аннан кайтканнан соң Кече Пурга район хастаханәсенә коронавирус билгеләре белән китерелгән.

Республика җитәкчелеге авыру белән элемтәдә булганнар ачыкланды дип белдерде. Кече Пурга район хастаханәсе идарәсе "авыруны китергәндә, хастаханәгә урнаштырганда кагыйдәләрне тупас бозган" диелде.

Удмуртиядә 16 апрельгә COVID-19 йоктыруның 58 очрагы расланган. Ике кеше үлгән, дүрт кеше савыккан, калганнары хастаханәдә дәвалануын дәвам итә.