23 апрельдән Татарстанга башка төбәкләрдән килүчеләргә карантин кертелә

Татарстанга чит төбәкләрдән килүчеләр һәм алар белән бергә яшәүчеләр 14 көнгә изоляциядә калырга тиеш.

Русия төбәкләреннән күптән түгел кайткан Татарстан кешеләренә һәм алар белән яшәүчеләргә 14 көнлек мәҗбүри карантин таләбе кертелә. Бу турыда фәрманга Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин кул куйган.

14 апрельдән мондый таләп Татарстанга Мәскәү һәм Петербурдан килүчеләргә карата кертелгән иде. 23 апрельдән мәҗбүри карантинга куелучы кешеләр исемлеге киңәйтелә. Русия төбәкләреннән Татарстанга килүчеләр, шул исәптән читтән кайткан татарстаннар, һәм алар белән бергә яшәүчеләргә өйләрендә изоляцияләнү таләбе куела.

Шушы ук хөкүмәт фәрманы нигезендә ваклап сату кибетләренә кичке уннан иртәнге алтыга кадәр эшләү тыела, бары даруханәләргә генә рөхсәт ителә. Тыюлар республикада санитар-эпидемиология шартлары яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.

22 апрельгә каршы төндә Казан һава аланына Һиндстанның Гоа төбәгеннән 171 турист утырткан очкыч кайтты. Юлчылар арасында 76 Татарстан кешесе бар иде. Кайтучылар барысы да Татарстанда ике атнага карантинда калачак. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, аларны “Васильевский” шифаханәсенә урнаштырганнар. Сишәмбе көнне шул ук шифаханәгә Антальядан Казанга кайткан 122 туристны урнаштырган иделәр. Узган атна ахырында Казанга Бангкоктан очкыч килде, 111 русияле “Ливадия” шифаханәсенә карантинга җибәрелде.