Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллионнан арткан

Расланган очраклар саны 3 миллионнан арткан, 206 мең кеше үлгән. Русия дөньяда авыручылар саны ягыннан тугызынчы урынга менгән.

COVID-19 коронавирус инфекциясе йогуы расланган кешеләр саны бар дөнья буйлап өч миллионнан арткан. Моның турында мәгълүматны Джонс Һопкинс университеты китерә.

Университет рәсми саннарны онлайн җыеп бара. 27 апрель киченә коронавирус 3 002 303 кешедә расланган дип күрсәтелә. Сүз нәкъ рәсмиләр тарафыннан расланган очраклар турында бара, белгечләр чын саннар күбрәк булырга мөмкин дип кисәтә.

Коронавирус диагнозы куелган 206 мең кеше үлгән, 870 мең кеше савыккан. Шул рәвешле хәзерге вакытта коронавирус белән ике миллионга якын кеше авырый булып чыга.

Иң күп авыручылар АКШта теркәлгән – 972 мең кеше. Икенче урында – Испания (229 мең), өченче урында Италия (199 мең) бара. Русия дөньяда коронавирус белән авыручылар саны ягыннан тугызынчы урында урнашкан (87 мең). Сүз рәсми саннар турында бара, әлеге саннарны тикшерергә башка объектив чыганаклар юк.

Элегрәк Русия коронавирус йоктыручылар саны белән вирус таралуын башлаган Кытайны узып киткән. 27 апрель иртәсендә Русия хакимияте тәүлек эчендә вирус 6 361 кешедә расланган.

  • Татарстанда рәсмиләр коронавирус белән 632 кеше авырый дип хәбәр итә. Соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның яңа 70 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.
  • Башкортстанда барлыгы 570 кешедә вирус табылган. Соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган.
  • Дөнья 2 миллион авыручы күрсәткечен 15 апрель көнне узган иде. 1 миллион кеше 2 апрель көнне теркәлгән булган.