Түбән Новгород өлкәсенең татар авылында коронавирустан тагын бер кеше үлгән

Атяравыл авылы

Түбән Новгород өлкәсенең Атяравыл (Антяровка) татар авылында бер кеше коронавирустан үлгән.

Түбән Новгород өлкәсенең Атяравыл (Антяровка) татар авылында бер кеше коронавирустан үлгән. Бу турыда Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районын идарәсенең рәсми Instagam-сәхифәсендә хәбәр ителә.

Элегрәк Кызыл Октябрь районындагы Куй Суы һәм Сергач районының Шубиле татар авылларында коронавирустан ике кеше үлгән иде.

Бүген Сергач районындагы Аккуз авылында дезинфекция эшләре башкарылган.

Май бәйрәмнәре вакытында Түбән Новгородның татар авылларында яңа вирус йоктырган кешеләр санының кискен артуы күзәтелде. 30 апрельгә Кызыл Октябрьнең район үзәге булып торган Уразавылда нибары 2 генә кешедә вирус расланган булган.

Түбән Новгород өлкәсендә 30дан артык татар авылы тупланып урнашкан. Бу авыллардан чыккан кешеләр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә күпләп яши, анда барып эшләүчеләр дә шактый. Бәйрәм көннәрендә алар гадәттә туган якларына ялга кайта.

21 майга татар авылларының 26 сында коронавирус ачыкланган: Уразавыл, Олы Рбишча, Атяравыл, Карга, Кече Ырбишча, Өчкүл, Мәдәнә, Куй Суы (Овечий Овраг), Яндавишча, Суык Су (Ключищи), Пашат, Чүмбәли, Семочки, Карга, Актук (Яңа Пар), Шубиле, Анда, Мөтеравыл (Андреевка), Грибан, Кучкай Пожары, Ыргу, Куй Суы, Кызым-Авыл (Көзма, Кузьминка), Камка, Иске Мочали һәм Сафаҗай татар авылларында 150дән артык кеше коронавирус йоктырган.

Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан. Сергачның үзендә дә 39 кешенең коронавирус йоктыруы расланган. Уразавылдагы район хастаханәсендә эшләүче ике табиб та коронавирус йоктырган иде, алар COVID-19 булган авыруларны дәвалаган вакытта йоктырган.

Кызыл Октябрь районында барлыгы 114, Сергач районында 95 кеше коронавирус белән авырган булган, 77 кеше савыккан.

Түбән Новгород өлкәсендә 31 майга кадәр изоляция тәртибе гамәлдә кала, урамга бары махсус кодлар алып кына чыгарга рөхсәт ителә.