Бизнес-омбудсмен: Административ хокук бозуларның яңа кодексы эшмәкәрләргә карата репрессия чаралары кертә

Борис Титов

Русия бизнес-омбудсмены Борис Титов яңа кодекс өлгесен тәнкыйтьләп чыкты. Яңа кагыйдәләргә ярашлы, бизнеска штрафлар дистәләрчә тапкыр арттырыла.

Русия юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән административ хокук бозулар кодексының (КоАП) өлгесендәге кагыйдәләр репрессияләр сыйфатын ала һәм бизнеска авырлыкны арттыра. Бу турыда бизнес-омбудсмен Борис Титов министрлыкка җибәргән бәяләмәсендә әйткән. Документ белән Ведомости танышкан.

Титов белдергәнчә, эшмәкәрләргә каршы электән еш кулланылып килгән маддәләр нигезендә салына торган штрафлар яңа кодекста арттырылган. Кайбер хокук бозулар өчен хосусый эшмәкәрләргә (ИП) штраф 20-30 тапкыр, ә вазифада торучыларга – 5-20 тапкыр арттырыла. Шул ук вакытта түрәләрнең кайбер хокук бозган гамәлләре өчен җәза йомшартылган дип искәрткән бизнес-омбудсмен.

Моннан тыш, хокук бозудан соң җавапка тартырга мөмкинлек бирә торган вакыт озайтыла, кайбер хокук бозуларга кисәтү ясау рәвешендә җавапка тарту бетерелә. Шулай ук җәзаны соңгарак күчерү, аны үтәүне туктатып тору кебек бүлекләр дә яңа кодекска кермәскә мөмкин.

Титов белдергәнчә, яңа КоАП кабул итәргә әле иртә, аңа кадәр кодекстагы артык яки искергән таләпләр гамәлдән чыгарылырга тиеш.
Юстиция министрлыгы 29 майда яңа КоАП өлгесен иҗтимагый фикер алышу өчен тәкъдим итте. Министрлык кодекста хәзер гамәлдә булган штраф күләмнәре нигездә саклана дип белдергән.

Кодексның моңа кадәр чыккан өлгесе иҗтимагый фикер алышу өчен гыйнварда чыгарылган иде, аны хөкүмәт һәм Дәүләт думасы да, хокук яклаучылар да кискен тәнкыйть итеп чыкты.